Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие Чирмешәндә ремонтланган үзәк мәчетне ачу тантанасында катнашты

Ярты ел чамасы дәвам иткән ремонттан соң бинаны өр-яңа диярлек иткәннәр. Аның подвал өлешендә үзгәрешләр аеруча нык сизелә.

Биредә стеналар, идән тигезләнгән, тәрәзәләрне зурракларга алмаштырганнар, су, электр, канализация челтәрләрен яңартканнар.

Аш-су, уку бүлмәсе, бәдрәфләр дә ясалган, идән җылытыла торган, яңа җиһазлар алынган. Керү юлы киңәйтелгән. Бинаның фундаментын казып, гидро һәм җылылык изоляциясенә дә мөмкинлек тапканнар. Төп залда да үзгәрешләр байтак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин боларның барысын да, үзе күреп, югары бәяләде.

-Бинаны бик чиста, пөхтә хәлдә тотасыз, - диде ул. -Шулай булырга тиеш тә, мәчетләр һәм мәдрәсәләр – динебезнең, халкыбызның үзәге. Дин телебезне саклый, динсез яшәп булмый.

 

-Мәчетләребезнең төп бизәге – анда йөрүче кардәшләр, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. -Бу бинабызның да ишекләре гел ачык. Хатын-кызлар өчен аерым бүлмә бар, балалар да килә ала.

Үзәк мәчет ремонтына, биредәге имам Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, 7 миллион сум чамасы акча тотылган, Ходай кабул кылсын, барысы да иганә, сәдака акчалары. Булышучыларга зур рәхмәт. Ремонт эшенә аеруча зур өлеш кертүчеләргә мөфтият, мөхтәсибәт, мәчет исеменнән Рәхмәт хатлары да тапшырдылар.

Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу алдыннан, бу эш чирмешәнлеләрнең бик мактаулы гамәле. Әлеге юбилей датасы хакында бүген дә фикер алыштылар. Мөфти аңлатуынча, быел, 21 майда, төп чара Болгарда узачак. “Изге Болгар җыены”на бик күп кунаклар чакырулы. Дөрес, бүгенге вәзгыять белән бәйле, планлаган кайбер чаралар кыскартылырга да мөмкин.

Очрашу барышында мәчетләр өчен кадрлар әзерләү – укыту, Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә керешүгә әзерлек хакында да сүз барды.

-Чирмешәнгә ешрак килегез, кидңәш-табыш итеп эшлик, - диде район башлыгы киңәшчесе Рәсыйх Газизов, мөфтигә бу сәфәре өчен рәхмәт белдереп.

Бу көнне мәчеттә тирә-яктан, авыллардан килгән имамнар, дин кардәшләр күмәкләшеп җомга намазы да укыдылар.

фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев