Чирмешән мәчетләрендә Мәүлид бәйрәме уза
Мәүлид бәйрәме иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Әлеге изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә.
Безнең районда да әлеге ай башлану белән мәчетләрдә һәм шәхси йортларда Мәүлид ашлары уздыралар.
Бу көннәрдә районның үзәк мәчетендә дә Мәүлид аена багышланган мәҗлес уздырганнар. Монда дини дәресләргә йөрүче хатын-кызларны табынга җыйганнар, Мәүлид укыганнар, Пәйгамбәргә атап вәгазьләр сөйләгәннәр.
Шушы көннәрдә генә Әмир авылы мәчетендә дә үткән Мәүлид кичәсенә авылның барлык хатын-кызлары диярлек килгән. Алар салаватлар әйтеп, догалар кылып, ахырдан бергәләшеп әзерләгән чәй өстәлләре артында сыйланганнар. Мондый бәйрәм Якты Тау һәм Урманасты Үтәмеш мәчетләрендә, башка кайбер авылларда да узган.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев