31 июль 2025 яңалыклары
-
Туймәт авылында бер көнне ике туй булган
Гүзәл Гатинаны Югары Кәминкә егете Айнур Җиһаншин яр иткән.
-
Чирмешәнлеләргә зур габаритлы чүп-чардан ничек котылырга кирәклеген аңлаттылар
Җәй - ремонт, тәртип урнаштыру һәм чүп-чардан арыну чоры. Иске шкаф, җимерек диван яки ватык суыткычны кая ташларга? Эре габаритлы шундый әйберләрне гадәти контейнерларга чыгару - төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып санала. Алардан ничек арынырга?
-
Менталь тайпылышлары булган 900 дән артык татарстанлы көндезге төркемнәргә йөри
Бүлекләрнең эшчәнлеге менталь тайпылышлары булган кешеләрне социализацияләүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне бетерүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
-
Татарстанлыларга булачак пенсия күләмен ничек арттырырга икәнен сөйләделәр
Гражданнарның кайбер категорияләре үзләренең булачак пенсияләрен арттыра ала. Шулай ук җитмәгән иминият стажын һәм пенсия коэффициентларын ирекле иминият кертемнәре исәбенә сатып алырга мөмкин.
-
Иске Үтәмешнең элеккеге мәктәп директоры – хәзер дә мәгърифәт таратучы
Тугызынчы дистәсен ваклаучы Миннур апа Хәйруллина районыбызның иң мөхтәрәм кешеләренең берсе, Иске Үтәмеш авылы остабикәсе. Яшьлегендә яшьнәп яшәгән зат ул. Утыз елдан артык педагогик стажлы һәм 1989 елдан Иске Үтәмеш урта мәктәбенең абруйлы директоры.
-
Туймәттә хәтер бакчасы коймалана
Туймәт авылындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл каршындагы Хәтер бакчасы тирәсен тоталар.
-
31 июльгә һава торышы
Татарстанда 31 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем булмый.