Иске Үтәмешнең элеккеге мәктәп директоры – хәзер дә мәгърифәт таратучы
Тугызынчы дистәсен ваклаучы Миннур апа Хәйруллина районыбызның иң мөхтәрәм кешеләренең берсе, Иске Үтәмеш авылы остабикәсе. Яшьлегендә яшьнәп яшәгән зат ул. Утыз елдан артык педагогик стажлы һәм 1989 елдан Иске Үтәмеш урта мәктәбенең абруйлы директоры.
Бөек Ватан сугышыннан, контузия алып, Лашманга дөм сукыр булып кайткан Зәки солдатның ишле гаиләсендә - беренче бала Миннур. 1960 елда Лашман урта мәктәбен гел бишлегә генә тәмамлагач та, класслары белән фермага таналар карарга килә. Шул ук елны Казан педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Ике курсны уңышлы тәмамлагач, Бәркәтә урта мәктәбендә, соңрак Иске Үтәмеш мәктәбендә математика укыта.
Тәвәккәл, туры сүзле, кешеләргә ярдәмчел, дөньяда һәрнәрсәдән хәбәрдар, киң белемле Миннур апа әле дә җитез хәрәкәтле. Чибәр булып олыгаеп килүче йөзендә бик еш мөлаем елмаю балкый.
Иске Үтәмештә бер генә дини чара да аңардан башка үтми. Миннур апа мәгърифәт һәм иман нуры таратучы ак әбиебез ул.
Сиринь Зиннурова.
Лашман–Иске Үтәмеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев