Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләргә зур габаритлы чүп-чардан ничек котылырга кирәклеген аңлаттылар

Җәй - ремонт, тәртип урнаштыру һәм чүп-чардан арыну чоры. Иске шкаф, җимерек диван яки ватык суыткычны кая ташларга? Эре габаритлы шундый әйберләрне гадәти контейнерларга чыгару - төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып санала. Алардан ничек арынырга?

Әйе, мондый проблема белән иртәме-соңмы һәркем очраша.

-Кирәксез, эшкә яраксыз җиһазларны каты-көнкүреш калдыклары полигонына җиңел автомобиль прицебы белән китерергә мөмкин, - диде “Чиста шәһәр” җәмгыятенең райондагы вәкиле Мәсхүт Хөсәенов. – Аларны бернинди тоткарлыксыз, бушлай кабул итәбез, керү юллары яхшы. Тик әлегә зур техникалар белән китерелгән мондый калдыкларны кабул итә алмыйбыз, полигонда аларны күмдерү эшләре алып барыла.

Төзелеш калдыклары һәм бакчадан чыккан чүп-чар, агач ботаклары зур габаритлы  чүп-чарга керми. Шулай ук вакытта аларны чүп контейнерларына да салырга ярамый. Мондый калдыкларны полигонга чыгарырга кирәк, мөмкинлек юк икән, аз күләмдәге чүп-чарны контейнерлар янына урнаштырырга була. Агач ботакларны ваклап, бәйләп куйсагыз, чүп җыючылар аларны салып китәләр.

-Оешмалар зур габаритлы чүп-чарны чыгару өчен, безнең белән килешү төзергә тиеш. Бу райондагы бер оешмада да юк, - диде Мәсхүт Мәхмүт улы. – Каты көнкүреш калдыклары килешү нигезендә җыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев