31 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Чирмешәнгә дәүләт инспекторы килгән
Безнең районда республиканың Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов булып китте.
-
Пенсия яше арта бара
Бу елның 1 гыйнварыннан пенсия яшен ир-атларга 60 тан - 65 кә, хатын-кызларга 55 тән – 60 яшькә кадәр арттырдылар. Пенсия яше биш ел дәвамында акрынлап арта.
-
Безнең районда узган бәйгедә 13 район командасы катнашты
Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү часте командасы зона ярышларында авыл районнары арасында “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләре үткәрүдә иң яхшы командасы” исеменә лаек булды.
-
2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары химия һәм биологияне яхшы беләләр
2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары биология һәм химия фәннәреннән яхшы белемнәрен республикада да күрсәттеләр.
-
Чирмешән мәктәбе укучылары инглизчә дә шәп сөйлиләр
1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары инглиз теле буенча «Speaking Contest» ораторлык осталыгы икенче республика бәйгесендә катнаштылар.
-
Чирмешәндә күл тирәсен яңарталар
Чирмешәндәге күл тирәсен үз эченә алган парк территориясенә быел төзүчеләр килергә тиеш, монда 11 миллион сумга якын акчага эш күләме планлаштырыла.
-
Бик яхшы билгеләре белән урта гомуми белем турындагы аттестатларны алу өчен өстәмә таләпләр кертелде
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Бары тик "бик яхшы" билгеләреннән генә торган аттестатларны тапшырганда БДИ нәтиҗәләре исәпкә алыначак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.