30 декабрь 2019 яңалыклары
-
Туган көн
Бу мәҗлестә Гөлгенә очраклы кунак иде. Бу кичтә ул бөтенләй Казанда булырга тиеш түгел иде. Ләкин эшләрен төгәлләргә өлгермәде, куна калырга туры килде. Кыенсынып булса да, бер бүлмәле фатирда ялгызы яшәп ятучы туганнан-туган апасы Фәниянең ишеген шакыды. Гөлгенә кеше борчып йөрергә яратмый, әмма башыңа төшкәч, ни хәл итәсең. Аны күргәч, туганае бер мәл аптырап калды, көтелмәгән очрашуга әллә ни сөенмәде кебек. Ләкин ризасызлыгының сәбәбе һич тә Гөлгенәнең килүендә түгел, ә вакытсыз килүендә булып чыкты.
-
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның КОТЛАВЫ
Тагын бер ел тарихка кереп бара. Ул, ышанып әйтә алабыз, уңай якка үзгәрешләр белән ныграк истә калыр.
-
Без бу хакта “Безнең Чирмешән“дә 2019 елда яздык
Яңа Элмәле авылында яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
-
Иске Кадида “Лада Калина”ның 4 тәгәрмәчен, Күтәмәдә КамАЗның 2 аккумуляторын урлаганнар
21-27 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге чорда 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.
-
“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе ял көннәрендә дә эшли
Яңа ел бәйрәмнәрендә килеп яисә телефоннан шалтыратып (2-27-52, 2-27-75), хатлар калдырырга, белдерүләр, котлаулар китерергә, җибәрергә мөмкин.
-
Чирмешән районының Мордва Афонькәсе авылында алкоголь күп сатылмый
Җан башына бүлеп исәпләгәндә, районда алкоголь эчемлеген иң күбе Чирмешән, Бәркәтә авыл җирлекләрендә сатканнар.
-
Без үскәндә үскән идек... (Истәлекләр)
Гармун да бирегез
-
Чумачкада 30 градус салкын булган
Бүген иртән районыбызның кайбер авылларында, әйтик, Иске Үтәмештә, Чумачкада термометрлар 30 градус салкын күрсәткән.
-
Чирмешән егетләре һәм кызлары педагог һөнәренә өстенлек бирәләр
2019 нче елны район мәктәпләренең 11 нче сыйныфларын 113 укучы тәмамлады.Урта гомуми белем алган якташларыбызның күпчелеге югары уку йортларына кергәннәр.
-
Котлыйбыз!
Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелемнән Яңа 2020 ел белән котлыйм.