Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туган көн

Бу мәҗлестә Гөлгенә очраклы кунак иде. Бу кичтә ул бөтенләй Казанда булырга тиеш түгел иде. Ләкин эшләрен төгәлләргә өлгермәде, куна калырга туры килде. Кыенсынып булса да, бер бүлмәле фатирда ялгызы яшәп ятучы туганнан-туган апасы Фәниянең ишеген шакыды. Гөлгенә кеше борчып йөрергә яратмый, әмма башыңа төшкәч, ни хәл итәсең. Аны күргәч, туганае бер мәл аптырап калды, көтелмәгән очрашуга әллә ни сөенмәде кебек. Ләкин ризасызлыгының сәбәбе һич тә Гөлгенәнең килүендә түгел, ә вакытсыз килүендә булып чыкты.



Бу кичтә Фәния, ду килеп, кунакка барырга җыенып йөри иде. Шулай да Гөлгенәне чәй эчерергә вакыт тапты үзе.

– Кунакка тамагыңны туйдырып бар, диләрме әле? – дип сөйләнде. – Минем нәчәнник, директорыбызны әйтәм, юбилеен бәйрәм итмәкче була. Кырык яшьне үткәрмиләр, дип тә карадык. Ерунда, ди. Ничава, аныкы санамаган, икәү барырбыз. Син тыйнак кунак, утырырсың шунда шыпырт кына. Алдан ук кисәтеп куям, әкәмәт сәер кеше ул Талибә, диванарак диимме соң… Без аны артында “Ханума” дип йөртәбез. Син борчылма, анда үзебезнекеләр, хатын-кызлар гына була.

Ерак юлга иртә таңнан ук кузгалган, көне буе хастаханә кабинетларын саклап, чиратларда утырган Гөлгенә шул кадәр арыган-йончыган иде, йомшак урынга тәгәрәп, башын тизрәк мендәргә саласы гына килде. Әмма, кунак хуҗаның ишәге, дигәндәй, «бармыйм» дип күпме карышса да, тәки күндерде Фәния Гөлгенәне.

— Ни йөз белән ялгызыңны буш фатирда бикләп калдырыйм?! Әллә минем барасы килә дип уйлыйсыңмы? Ул астайны эштә күреп тә гарык! Кем әйткәндәй, арттан төртүче, алдан тартучым булса, бер көн эшләмәс, бүген үк ишекне шапылдатып ябып, чыгып китәр идем! Кем, кайда палас җәеп көтеп тора? Ханума әлегә бик кирәкле кеше! Бармыйча ярамый, туганым!

Шулай итеп, Талибә Касыймовнаның кырык яшен бәйрәм итәргә бергәләп юнәлделәр. Чакырылмаган кунак булып килүенә Гөлгенә бик кыенсынган иде, әмма хуҗабикәнең моңа исе дә китмәде:

– Әйдә-әйдә! Урын иркен, сыябыз. Монда бар да үзебезнекеләр! – дип, Гөлгенәне йомшак диванга, Фәния белән янәшә утыртты.

Өстәлдә борыннарын түшәмгә чөеп утырган шәраб, коньяк шешәләрен күреп, Гөлгенә тагы куырылды. Намаз укучы кешегә, гәрчә авызына тамчысын капмаса да, хәмерле табында утыру гөнаһ икәнен бик яхшы белә. Фәния сүзен тыңлап, монда килүенә үкенеп куйды кыз.

Мәҗлестә алардан кала тагы өч хатын-кыз бар иде. Икесе Гөлгенә яшендә күренә, берсе инде иллене узган, карап торышка бик дәрәҗәле ханым. Һәммәсе дә ресторанга килгәндәй, ясанган-бизәнгән, күркәм итеп киенгән. Киеме белән дә, гадилеге белән дә, күркәләр арасына килеп эләккән тавык чебие сыман, Гөлгенә алардан нык аерылып тора. Бу затлы шәһәр ханымнары арасында ул үзен артык ят сизде.

– Кыенсынма, барысы да үзебезнекеләр, бергә эшлибез, – дип колагына пышылдады Фәния.

Туган көн мәҗлесләре, гадәттә, торып басып котлаулардан, бокал чәкештерүдән башлана. Бәллүр бокаллар бәрелешеп чыңлаган саен, Гөлгенә сискәнеп, куырылып китә. Ярый әле, ни хуҗабикә, ни башкалар аны кушылырга кыстамый, ник эчмисең дип, үзәгенә үтми. Аңа әллә ни игътибар итмичә, үзләре теләгәнне сөйләп, үзләренчә кыланып, шаярып, җырлашып утыралар. Хуҗабикә башлык тиешле кеше булса да, кунаклар үзләрен иркен тота, күрәсең, мондый күңел ачулар элек тә булгалагандыр. Гөлгенә исә, түземсезләнеп, бу бәйрәмнең ахырын көтә. Эчтән генә: «Бу Талибә бәйрәмен җомгага каршы кичтә түгел, ял көнендә үткәрсә, ярамаганмы, – дип сукрана. Ә юк икән, боларның кешечә түгел, иртәгә ял оештырганнар. Нишләсәләр дә килешә, үзләренә үзләре хуҗа, янәсе!

Артында бик тәмләп хурласа да, Фәния кырык яшен тутырган хуҗасына мактау сүзләрен мулдан яудырды:

– Хөрмәтле, Талибә Касыймовна! Эш табалмый аптырап йөргән көннәрдә сез миңа зур ышаныч белдереп, үз канатыгыз астына алдыгыз. Сез җитәкләгән оешмада үткән һәр көнем миңа тәҗрибә генә түгел, акыл да өстәде. Сез безнең өчен остаз да, булдыклы җитәкче дә, матур үрнәк тә. Кыскасы, якты маягыбыз сез! Оешмабызның алтын баганасы! Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр кебек. Һәрвакыт шулай яшь, чибәр, көчле булып калыгыз! Кадерле, Талибә Касыймовна! Сезгә сәламәтлек, аяз күкләр, кояшлы көннәр, бәхетле киләчәк телим. Әйдәгез, бу сүзләргә мөхер сугып, үзегез кебек затлы коньякны күтәреп куйыйк!

– Ай рәхмәт, сөйли беләсең инде үзең! – дип елмайды юбиляр. Гөлгенәгә ул сәер дә, дивана да булып тоелмады. Сылу гәүдәле, шома, чиста йөзле бу чибәр, сөйкемле ханымга кырык яшь биреп тә булмый иде. Хәер, ялгыз булгач, үзен генә карап-тәрбияләп яшидер. Ике бүлмәле фатиры бик зәвыклы итеп, заманча ремонтланган, кайсы якка карама – һәр нәрсә кыйбатлы, затлы. Хуҗа үзе дә бик затлы: кара бәрхет күлмәге сәхнәдәге җырчыларныкы кебек, колагында – алтын, муенында – алтын, бармак саен диярлек алтын йөзек-балдаклар ялт-йолт килеп тора… Бәлки берәр таянычы бардыр, ялгыз хатын-кызга мондый җитеш тормыш кору җиңел түгел. Әйе, бәяле, кадерле булып яшәргә өйрәнгән ханым бу.

Бокаллар күтәрелә, шешәләр бушый торды. Инде кем ни сөйләгәнен тыңлаучы да юк иде. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, иң олы кунак, аның исеме Вәзимә булып чыкты, урыныннан кузгалды

– Сез, яшьләр, рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Ә минем вакыт узды. Төн сезнеке, – дип, хушлашып чыгып китте.
Аны тоткарлаучы булмады. Киресенчә, китүенә шат иделәр кебек. Адымнары суынырга да өлгермәде, кул чаптылар:
– Акыл иясе китте. Хәзер нишләсәк тә килешә!
– Бигрәк йомык инде бу Вәзимә апа. Әллә кем булып, дәшми утыра. Такая скучная! Ире ничек түзәдер, – диде кызларның берсе.
– Түзми инде, ташлаган, – диде Талибә Касыймовна, – шуңа Вәзимә апагыз еларга җитешеп йөри.
– Чынлапмы? – дип сорады Фәния. – Әгәр бер сиздерсә!
– Миңа сөйләде. Улым түләүледә укый, акчага кытлык, ди. Өстәмә эш булмасмы, дип сорап кергән иде. Шунда әйтте, ирем белән аерылдык, бөтен өмет үземдә, диде. Тәк шту, холостяклар конторы без! Әлфия апабыз әйткәндәй: иргә дә чыкмадык, ирсез дә тормыйбыз!

– Ирләр скучный хатыннарны яратмый. Алар янында… хмм… теге ни… торнадо сыман бөтерелеп торырга кирәк, — диде кызларның Марина исемлесе.

Ул үзе “скучный” булырга һич тә охшамаган иде. Сикереп торды да:

– Әйдәгез, стриптиз оештырабыз, ә? Мин бер вечерда булган идем. Кызлар почти чишенеп бетте, почти ялангач калды. Вәт биедек, красота! Шундый азарт белсәгез, ну прям, как дикие! Менә минем смартта ролик та бар.
– Кит аннан! Кеше күрсә? – диде Фәния.
– Ә без маскадан бит! Кем таный?!
Ни хикмәт, Талибә Касыймовнага Маринаның тәкъдиме ошап куйды:
– Ялангач ук кирәкмәс анысы. Ну… купальниктан була, кстати. Яшь, матур чаклардан бер истәлек калсын әле! Кырык яшь ул инде яшьлек белән хушлашу. Кызлар, сезгә приказ: раздеться до нижнего белья и танцевать до утра! Минем заказ – “Ламбадо”!

Гөлгенә куркынып Фәниягә карады:

– Чынлап әйтәме? Ул кушса, чишенәсеңме?

Башына хәмер йөгергән Фәния авыз гына ерды:

– Нәрсәсе бар? Ирләр юк бит! Чишенәм!

Кунаклар, чыркылдаша-чыркылдаша, йокы бүлмәсенә кереп китте. Бераздан, башларына яулык бөркәнгән, билләренә кем ни эләксә, шуны урап куйган ярым шәрә сылу кызлар, бер-берсенә сыенып, “Ламбадо” көенә боргалана-боргалана, килеп чыктылар. Күзе күргәнгә күңеле оялып утырды Гөлгенәнең. Шуңа башын иде, йөзен яшерде.

– Ә син, тутый кош, нишләп читтә утырасың? Әйдә, безне фотога төшер, — дип, Талибә Касыймовна аның кулына фотоаппарат китереп тоттырды. – Менә бу тәрәзәгә кара, ә бу кнопкага бас. Аңладыңмы? Барыбыз да керерлек булсын.

– Гафу итегез. Миннән булмас, — дип баш тартты Гөлгенә. Бу тамашада катнашырга һич теләге юк иде.

– Соң, аңлаттым, күрсәттем бит инде. Ни авырлыгы бар?

– Булмас, булмас… – дип карышты Гөлгенә.

– Аңладым! Юри белмәмешкә салышасың, эчтән генә безне гаепләп утырасың син. Яулык бәйләгән кызлар үзләрен әүлиягә саный инде. Син дә шундыймы? Башымны капладым да, фәрештә булдым дисеңме? Әнә, минем кызлар да яулык бөркәнгән, ха-ха-ха. Үзләре шәрә, үзләре исерек. Ә башларында яулык! Ой, үләм, вәт комедия! Йә, әйт дөресен, гаеплисеңме безне?

Гөлгенә, ни дияргә белми, ярдәм көткәндәй, Фәниягә күтәрелеп карады. Тегесе, ике бармагы белән иренен каплап, дәшмәскә боерды. Ләкин Гөлгенә алдаша белми, ә эндәшми кала алмый иде:

– Болай ярамый… килешми бит…
– Тишина! – дип кул күтәрде Талибә Касыймовна.

Дәртле музыканы сүндерделәр, биючеләр катып калды.

– Йә, тыңлыйм. Игътибар! Судны башлыйбыз. Кызлар, судьяны тәхеткә утыртырга кирәк.
– Кирәкми. Мин хөкем итүче түгел, үз фикеремне генә әйтәм, — диде Гөлгенә. — Шундый хикәятне беләсездер. Хәмер эчүдән ни зыян, дигән икән берәү. Исергәч, зина да кылган, кеше дә үтергән, ди. Гөнаһның олысы-кечесе юк. Тәүбәгә килеп, туктамасаң, ком бөртегеннән тау җыела. Шул тау адәм баласын басып китә.

Кызлар, әлеге бәхәс ни белән бетәр дип, тын калып бу икәүне күзәтте. Беркем дә кушылып сүз әйтергә кыймады. Һәрвакыт үзен хаклы санап, өстә калырга өйрәнгән Талибә Касыймовна чакырылмаган кунак сүзләренә мөһер сугарга җыенмый иде. Тавышына мыскыллы аһәңнәр чыгарып:

– Шулаймыни? Мулла шулай әйттеме? – диде. — Дин үзе кешенең иреген буа ләбаса! Аның эше янау да куркыту. Ә хатын-кызны гупчем капчыкка кертеп утырта, ирләр генә кеше. Дин кушканча яшим дисәң, өйдә генә бикләнеп ятасы. Ирексез нинди тормыш ди ул?!
– Без бит булачак әниләр, бала тәрбиялисе кешеләр. Намусны яшьтән сакларга кирәк…

Хуҗабикәнең үзенә сынап, гаепләп каравын күреп, Гөлгенә кисәк туктап калды. Әйткән сүзләре урынсыз һәм кирәксез булып тоелды. Аңамы соң акыл өйрәтергә, болар кем дә, ул кем… Акланырга теләгәндәй:

– Гафу итегез. Беркемне гаепләргә хакым юк. Сезгә яхшылык теләп кенә әйтүем, — диде.
– Ишеттегезме, кызлар? Без дөрес яшәмибез икән. Сеңлем, ничек яшәү дөрес икәнен кем белә соң ул?!
– Коръәни кәримдә барысы да язылган, аңлатылган.
– Ә синең Коръәнне кулыңа тотып, укыганың бармы? Дин юлында йөрүчеләр акыл сатарга ярата, фәлән әйткән дә, төгән әйткән, имеш. Кем ни әйтмәс?! Бөтенесенә ышаныргамы хәзер?

“Ханума” Гөлгенәгә ныклап ябышты. Фәния бусагасын атлап керүенә дә, аңа ияреп, бу шайтан туена килүенә дә, телен тыя алмаганы өчен дә үкенде кыз. Үзе ияртеп килгән кунак булгач, Фәния Гөлгенә белән директоры арасына кысылмый булдыра алмады:

– Талибә Касыймовна, игътибар итмәгез лә! Гөлгенә беркатлы авыл кызы бит ул. Әбисе бик дини аның, аңа ияреп кенә намазга басты. Коръәнне аңлар өчен гарәп телен белү кирәк бит. Укымаган инде ул аны. Белеп түгел лә!

– Укымагач, ник безне гаепләп утыра? Кстати, миндә Коръән бар. Хәзер алып киләм.

Гөлгенә сискәнеп китте:

– Кирәкми! Изге китапка эчкән килеш кагылырга ярамый!!! – дип әйтүен сизми дә калды.

– Ә ни була? Теге, кем әле, урыс кызы кебек катып калырсың, дисеңме? Туфта, уйдырма ул!

Талибә Касыймовна шкафтан яшел тышлы бер калын китап алып, баш өстенә күтәрде:

– Менә, кара! Йә, шуннан ни? Ни булды? Күк күкрәдеме? Яшен суктымы? Барыбыз да урында. Беркем югалмады, катмады.

Җан әрнүе йөзендә чагылды Гөлгенәнең, иреннәрен көчкә кыймылдатып:

– Әстәгыфирулла… Тәүбә, тәүбә! – дип пышылдады.

– Кызлар! Кырык яшем тулган көндә, кулыма изге Коръән тотып ант итәм! – дип тантаналы төстә сөйли башлады Талибә Касыймовна.

Гөлгенә аны туктатырга азапланды:

– Кирәкми! Зинһар, кирәкми! Куегыз Коръәнне!
– Тсс… Дәшмә! Изге юлымнан яздырма! Тыңлагыз, ишетегез! Кулыма Коръән тотып ант итәм! Башка беркайчан эчмәскә! Кеше ирләрен аздырмаска, гайбәт сөйләмәскә! Тагы… Әйт, тагы нишләргә?

– Коръәнне юмаган кул белән тотмаска… — диде Гөлгенә, бу җан биздергәч күренештән елап җибәрердәй булып.
– Ярар, шулай булсын. Булды, җитте! Иртәгә апагыз эшкә яулык бәйләп килер, — Талибә Касыймовна бик килешсез итеп көлеп җибәрде. Ясалма көлү иде бу. Ләкин аңа башкалар да кушылды…

Гөлгенә, бу хәлләргә кызгану һәм үкенеч хисләре белән бераз карап торды да, кинәт урыныннан кузгалды. Авыр иде аңа, хәле китте, һава җитмәгәндәй тоелды. Аның китәргә җыенуын аңлап, Фәния дә ишек катына килде, аптырап сорады:

– Син кая?
– Китәм. Арыдым… Ачкычыңны бирәсеңме?
– Бирәм. Мә, пажалыста… Ну син миңа проблема ясадың, кызый. Яңа эш эзләргә туры килер, мөгаен… Әй, чыланасы чыланган инде, тукта, мин дә синең белән.

Ишек төбендә киенеп маташкан кунаклары янына хуҗабикә дә килеп басты, кулында пакет иде. Аны кызларга сузып:

– Менә сезгә бераз күчтәнәч. Кайткач, утырып чәй эчәрсез, — диде…
Ә икенче Талибә Касыймовна көнне эшкә килмәде. Аннары да. Кызлар, бу хәлгә аптырап, төрле фаразлар корды. Вәзилә апалары нидер белә иде булса кирәк, директор вазыйфасын дәшми-тынмый гына ул башкарды. Ләкин кызларның төпченүенә, берни белмим, дип җавап бирде. Шулай атна үтеп китте.

Ял көннәре узып, дүшәмбе җиткәч кенә директорларының йөзен күрү бәхетенә ирештеләр. Танырлык түгел иде бу йөзне. Күз төпләре каралган, йөзе суырылган, карашы сүнгән… Анысы бер хәл, Талибә Касыймовнаның башында яулык иде! Әйе, чәчен бөртегенә кадәр яшереп, мөслимәләрчә килештереп бәйләгән яшел яулык иде! Кызлар авыз ачып, телсез калдылар.

Кабинетына үтешли, директор Фәния янында тукталып:
– Минем янга керерсең әле, — диде.

Фәния ниндиерәк сүз ишетәсен чамалый иде. Атна буе энә өстендә утырды. Эше эш булмады, һаман шик белән яшәде. Шуңа күрә, барысына әзер булып, үзен алдан ук коелып төшмәскә көйләп, хуҗа каршына килеп басты. Сүзне дә үзе башлады:

– Гариза язаргамы, Талибә Касыймовна?
— Нинди гариза? – диде директор йончыган йөзенә аптырау билгесе чыгарып.
Фәния ык-мык килде.
– Язмаскамы? – дип сорады.

Әллә ишетмәде, әллә аңламады, Талибә Касыймовна сүз агымын бөтенләй башка якка күчерде:

– Синең теге кунагың, исеме ничек әле?
– Гөлгенә. Гөлгенә ул.
– Кайтып киттеме ул?
– Юк, аны хастаханәгә салдылар. Операция булды.
– Авырыймыни? Өметсезме? – дип, никтер гаҗәпләнеп сорады Талибә Касыймовна.
– Алай әллә ни куркыныч әйбер юк… Балага узалмаган иде, аналыгында киста үскән булган. Шуны кисеп алдылар. Хәзер хәле яхшы инде, бу атнада чыгарырлар да.
– Алай булса, ярар. Аңа зур бәла килергә тиеш түгел. Ул бит башка… Ә без… Без бәйрәм итеп утырганда… минем әни… машина астына эләккән… Без… бәйрәм итеп… утырганда… минем әни… үлеп яткан… – дип өзеп-өзеп кабатлады Талибә Касыймовна. Күзләренә яшь тулды.
Менә нидә булган икән сәбәп! Нинди зур югалту, нинди авыр хәсрәт… Мондый зур югалту үзенә килгәндәй, Фәния куырылып китте:
– Кайгыгызны уртаклашам…
Мондый чакта кешене ничек юатырга?! Уртаклашам, дигән сүз генә аның хәлен җиңеләйтми, билгеле. Башыңа төшкән кайгыны башкалар иңенә салып булмый шул, үзеңә күтәрәсе…

Талибә Касыймовна, хәсрәтле карашын өстәлгә төбәп, бераз дәшми утырды. Кулъяулыгы белән яшьләрен сөртеп, сүзен дәвам итте:

– Син әйт ул кызга… Талибә Касыймовна яулык бәйләде диген… Башка бер тамчы да хәмер эчми диген… Шулай диген. Ә теге китап Коръән түгел, Хәдисләр китабы иде ул. Әнигә дип алып куйган идем… Менә шундый хәлләр, дускай… Шундый хәлләр… Инде бар, эшлә.

Фәния чыгып китте. Ни шатлык, ни кайгы юк иде йөзендә. Аның аптыраулы кыяфәтен күреп, Марина сорады:

– Йә, ни диде?
– Эшләгез, диде. Шул гына…
Башка вакытта, күргән-ишеткәннәрен түкми-чәчми кызларга тапшырыр иде, ә бу юлы никтер артык сүз дәшәсе килмәде. Үзе дә уйга калган иде.
Дөнья серле, бик серле! Аны аңлап бетерешле түгел. Ә кеше күңеле аннан да серлерәк икән…

Рәмзия Габделхакова

фото https://pixabay.com/ru/

#укы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X