Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Без үскәндә үскән идек... (Истәлекләр)

Гармун да бирегез

Элек Әмирдә баянчылар, гармунчылар бик күп иде. Зур мәҗлесләрдә, туйларда кемгәдер теләк теләргә-тост әйтергә сүз бирсәләр, ул кайберләрнең кимендә биш-алтысы гармун яки баян сорап ала, теләкләрен җыр белән дә белдерә...

Кызыл яр сыртындагы иске агач клубта олырак егетләрнең ишек катындагы ак мичкә сөялеп диярлек баянда уйнаганнары истә. Өч, дүрт баянда бер көйгә уйныйлар. Тыңларга рәхәт. Үзеңнең дә алар кебек, олырак егетләр-виртуозлар – Рафаэль Мәҗитов, Нурислам Кашапов, Фазыл һәм Исмәгыйль Ситдыйковлар, Исмәгыйль Сафин һәм башкалар кебек оста буласы килә.

Башта эшләпәңне сал

Сиксәненче, туксанынчы елларда Әмир тирәсендә машиналар күбәйде. “Сельхозтехника”, “Сельхозхимия” оешмалары, катнашазык заводы, сельпо да Лашманда гына булгач, ир-атларның дистәләбе шунда эш тапты. Егетләр, билгеле, нәрәт буенча әллә кайлардан йөк ташыйлар. Кич белән, клуб каршында җыелгач, кемнең кайда булганын беләсең. Һәр рейс диярлек маҗаралы килеп чыга. Бер урынга икәү генә барган машина йөртүчеләр дә бер-берсеннән көлә башлый: кем ашханәдә, кем пассажир утыртканда русча дөрес әйтмәгән. Китә шуннан, китә шуннан, авылдашлар телгә оста, үткен халык.

Чираттагы “йомгаклау” вакытында Наил Гатин сүз алды.

-Әй арттырасың да инде, алдасаң, эшләпәңне салып алда инде, - дип аңа эндәшкән Якуб Садриевка Наилнең исе дә китмәде, башындагы кепкасын кулына алды да: -Менә шулай Шенталадан чыккан гына идек... – дип кызып-кызып сөйләвен дәвам итте. Аны тыңлап торган “публика”га янә шаркылдап көләргә сәбәп булды.

Көтеп бетереп булмый

...Яз кояшы ныграк җылыта башлый, аяк астында кар күзгә күренеп кими. Яшь-җилкенчәк исә авыл башындагы, аръяктагы Яшелчә тирәсен еш күзли: җир кибәме, чирәм күренәме, сукмак төшәме?! Язны ашыктырасы килә, көтеп бетереп булмый, яңа алынган сандали, туфлиләрне киеп, кич белән шунда барасы килә. Аяк асты кипшенеп бетүне күпме көтәргә инде, Яшелчә ягына бик тиз сукмак төшә.

Анда нәрсә бар соң? Иркен бу урын үзенә тарта торган шул – биредә кичке биюләргә кызлар һәм егетләр җыела. Бөтен авылга баян, гармун тавышы тарала. Күмәк биюләрдә, күмәк җырларда, олылар белән бергә, эте дә, бете дә катнаша. Ахырдан кемдер кемнедер озатып куя – бу хакта инде икенче көнне бөтен авыл белә. Сазга буялган аяк киемен алдагы кичкә әзерләп, ялтыратып куясың...

Әмирпо

Берара райпоны әмирлеләр “басты”: бу оешманың җитәкчесе, Чирмешәндәге, авыллардагы күпчелек сельполарда, кибетләрдә, складларда мөдирләр, директорлар, сатучылар безнең авылдан булды. Шуңа күрә, шаяртып, райпоны Әмирпо, Әмирсоюз дип йөртә башладылар.

Редакциядә эшкә урнашкач, Шешминкага барып чыктым. Ул чакта андагы колхоз рәисе Леонид Дорофеев “Син кайсы авылдан соң әле?!” – дип сорап куйды.

-Әмирдән, - дидем.

-Ничек инде Әмирдән, мин бит сине Гремячкадан (Бәркәтәне шулай дип йөртәләр) дип санап йөрдем, сезнең авылныкылар сәүдәдә бит, - дип гаҗәпләнүен белдерде.

Кушамат әйтеш юк

Әмирлеләр нинди кушамат йөртә? Без югары сыйныфларда укыган Лашман мәктәбендә бу хакта белмиләр иде. Лашманлыларның кушаматы безгә билгеле, әмма Әмир егетләре һәм кызлары күрше авылда бер-берсенә беркайчан да, алар һәр гаиләдә булса да, кушаматларны, әйтеп эндәшмиләр, кушамат авылдан читкә чыкмый иде.

Гагаринны озатыштык

Галәмгә беренче булып очкан космонавт Юрий Гагаринның һәлакәте безнең Әмир авылы халкын да хәсрәтле итте.

1968 елның 27 мартында күнегү очышларында гомере өзелгән Гагаринны җирләү процессын телевизордан күрсәттеләр. Ул вакытта авылда телевизор берничә йортта гына. Безнең урам, безнең оч халкы Габделхак абый Харисовларга җыелды. Байтак кеше иде. Барысының да космонавтны ничек озатуларын күреп каласы килә. Кайберәүләр телевизор каршына ук барып басты. Олыракларның күзләреннән яшь коела. Тик, кирәк бит, электр уты сүнеп, телевизор күрсәтмәс булды. Пробкасы янып чыккан икән, егетләр тиз арада нәзек кенә тимерчыбык табып килделәр дә, пробкага чорнадылар һәм телевизор кабат кабынды.

Гагаринны шулай озатыштык. Ул чакта бала-чага гына булсак та, бу вакыйга әле дә хәтердә.

Сүз уңаеннан. Әмирдә, ялгышмасам, Мәгъсум Мәхмүтов, Габбас Шәйхетдинов, Шәһит Бадаев гаиләләре – иң әүвәл телевизор алучылар.

Безнең Байкал урамындагы Габделхак Харисовларда исә ул аның сеңелесе – колхоз алдынгысы – комбайнчы, терлекче дә булган Зәйнәп апага бүләккә бирелгән иде шикелле.

Алачыкта – кунаклар

Суы Иделгә кадәр агучы Сөлчә елгасының бер тармагы Әмирдәге Алачык чишмәсеннән башлангыч ала.

Бу урынга туристлар килеп йөргәне хәтердә. Туристлар дип, моннан кырык еллар чамасы элек чишмә буена берничә ел рәттән велосипедларда килгән Нурлат һәм Аксубай районнары егетләрен, кызларын, укытучыларны – экологик экспедицияләрне халык зур кунаклар урынына күрде. Гадәттә, кич белән Алачык тирәсендә, учак ягып, аш, бәрәңге пешерәләр, уеннар уйныйлар. Шунда төн куналар. Андый көннәрдә әмирлеләр дә биредә җыела, кунакларны сөт, бәрәңге, камыр ризыклары белән сыйлыйлар, үзара әңгәмә коралар.

Шөкер, Алачык чишмәсеннән әле дә чиста, тәмле чәй суы шаулап ага, диңгезләргә коя. Кайткан-киткән монда да булырга тырыша.

Куян күрәсегез киләме?

Габделхак абзый Харисов та, карчыгы Ралия апа да уен-көлкеле, ихлас кешеләр иде.

Сөлчә елгасы туңгач, нәкъ алар янындарак урында хоккей мәйданчыгы ясыйбыз, анда Габделхак абзыйлар йорты каршыннан узып барасы.

Бер елны хоккейга ашыгабыз. Икәү идек. “-Малайлар, әйдәгез, куян күрсәтәм”, - дип Габделхак абзый абзарлары ягына күрсәтте. Шарты гына бар – башта бакчага чыгарылган тиресне өяргә кирәк. Эше күп түгел, “нәрәтне” тиз үтәдек. Һәм менә куян янына керәсе. Габделхак абзый, абзар ишеген ачып, безне берәм-берәм эчкә үткәрде. Берни күренми, дөм караңгы анда. Минут та үтмәгәндер, куян җиңелчә генә аяк чәлтерен тешләп алмасынмы! Кычкырып, тышка ыргылдым. Куян үзе генә күренмәде, аны күрерлек тә түгел, чөнки, абзар ишеге төбендә үк, куян булып, Ралия апа “тешләп”, чеметеп торганын соңыннан гына белдек.

Агулы бөртек

Эңгер-меңгер вакыт. Сәгъдәнә әбигә кемдер керә бугай. Арт урам егете икән.

-Тавыкларыңа юньгә генә ике капчык бөртек китергән идем, кирәкмиме?! Бик яхшы, орлыкка салынган! – ди ул керә-керешкә. –Хәзер караңгы инде, бакча башында гына калдырдым.

Сәгъдәнә әби иртән торуга бөртек артыннан бакча башына юнәлә, тик анда тавыклар ризыгы гына күренми.

Бу хакта “сатучы” егеткә дәгъва белдергәч, тегесе:

-Агулы булган шул ул орлык, алып киттем, башкасын көт,  - дип котыла.

Бу көздә Әмирдә ялгыз яшәүче байтак әбиләрнең тавык бөртеге “бакча башында” калган...

Салам кирәкмиме соң, кирәк!

Иртән мич каршында коймак пешерүче әнине салам китереп сөендерәләр. Ул вакытта бу мал ризыгына да иркенлек юк бит.

-Чана төбендә бераз салам калган иде, - ди тракторчы Рәшит абзый. -Турыгызда гына калдырам инде, үзегез кертерсез.

Эш белән мәшгуль әни тәрәзә аша гына ишегалдына күз сала – чыннан да кар өстенә салам бөртекләре коелып калган. Рәшит абзыйга “Аллаһының рәхмәте яусын!” – дип, әни изге авылдашка баш төзәтергә “әҗәл даруы” чыгарып бирә, эше беткәч, урам якка, салам кертергә чыга. Ә анда бернинди трактор да үтмәгән, тыкрык ягында чүсинке эзләре генә калган. Ә салам өеме тора, Рәшит абзый аны, безнең тезмәдән генә ишеп төшереп, капка алдына чыгарып куйган икән.

Кадыйр Гомәров.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев