30 апрель 2026 яңалыклары
-
Бик тәмле шашлык рецепты
Итне уртача зурлыктагы кисәкләргә турарга. Суганны чистартыртып түгәрәкләп турарга. Болгар борычын орлыклардан чистартып, эре кисәкләргә кисәргә. ⠀
-
Чирмешәннән бер хатын-кыз мошенникларга 1,8 миллион сумнан күбрәк акча күчергән
Полиция бүлегендә Чирмешән авылында яшәүче бер хатын-кыздан гариза кабул ителгән. Алдакчылар аның 1 миллион 860 мең сумлык акчасын урлаганнар.
-
Чирмешәндәге “Тоннель”дә кагыйдә бозган җәяүле дә ачыкланган
30 апрель көнне Чирмешәндә юл хәрәкәте кагыйдәләренең тупас бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» профилактик чарасы узды.
-
Россиядә пенсия яшен арттырырга җыенмыйлар
Россиядә 2028 елга кадәр дә, аннан соң да пенсия яшен арттыру планлаштырылмый. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягинның соравына шулай дип җавап бирделәр.
-
Күтәмә авылыннан Валентина Сомова 92 яшендә дә гөмбәгә йөри
Сентябрь аенда 92 яше тулачак күтәмәле Валентина Сомова күпләргә үрнәк итеп куярлык. Аның көннәре тырыш хезмәттә уза, бер буш вакыты юк.
-
Чирмешән этләре Димитровградка озатыла
Районда өч ай эчендә 26 сукбай эт тотканнар.
-
Түбән Кәминкә китапханәчеләре пластик шешәләрдән гөл чүлмәкләре ясаган
“ЭкоЯЗ-2026” республика конкурсында катнашучылар “Экологик илһам калейдоскобы” акциясе кысаларында икенчел чималдан эшләнмәләр: декор, көнкүреш әйберләре, уенчыклар, кием-салым һәм аксессуарлар ясаганнар.
-
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
-
30 апрельгә һава торышы
Пәнҗешәмбе көнне, 30 апрельдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә – җепшек кар була, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.