Чирмешән этләре Димитровградка озатыла
Районда өч ай эчендә 26 сукбай эт тотканнар.
Чирмешән районында караучысыз калган хайваннар мәсьәләсе планлы төстә һәм закон нигезендә хәл ителә. 2026 елның беренче кварталында район авыллары урамнарыннан 26 сукбай эт тотылган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сүзләренчә, бу эшне махсус оешма - Димитровград эшкуары башкара. Район белән аның арасында килешү төзелгән.
- Тоту хаотик рәвештә түгел, ә конкрет гаризалар нигезендә оештырыла. Әгәр дә сукбай эт күрсәгез, авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирщк. Ә җирлек башлыгы район башкарма комитетына рәсми гариза юллый. Шуннан соң гына тоту төркеме чыга, - дип аңлатты Илнур Җамалетдинов.
Эш район үзәгендә генә түгел, ә барлык авыл җирлекләрендә дә алып барыла. Башкарма комитет мәгълүматларына караганда, узган елда район территориясеннән 100гә якын хуҗасыз эт тотылган.
Искәртеп үтәбез: щлеге хайваннар Димитровград шәһәрендәге махсус пунктка озатыла. Анда белгечләр алар белән гамәлдәге нормалар нигезендә эш итә.
Әгәр йортсыз хайван күрсәгез, авыл җирлегенә хәбәр итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев