Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешәннән бер хатын-кыз мошенникларга 1,8 миллион сумнан күбрәк акча күчергән

Полиция бүлегендә Чирмешән авылында яшәүче бер хатын-кыздан гариза кабул ителгән. Алдакчылар аның 1 миллион 860 мең сумлык акчасын урлаганнар.

Әлеге хатын-кыз мошенникларга, алданып, 1,8 миллион сумнан күбрәк акча күчергән. Бу факт буенча тикшерү бара.

Гомумән, 23 марттан 29 мартка кадәр район полиция бүлегенең дежур частенда барлыгы 13 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда элек кылынган җинаять буенча ике җинаять эше кузгатылган.

Полицияның участок уполномоченныйлары җиде административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 32 факты ачыкланган.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев