29 декабрь 2018 яңалыклары
-
Яңа Элмәледәге яңа ФАПны дүрт видеокамера күзәтә
Яңа Элмәле авылында модульле, яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Моңа кадәр салкын биналарда эшләргә туры килгәнлектән, авыл фельдшеры бу яңалыкка сөенеп туя алмый.
-
“Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы - республикакүләм бәйге җиңүчесе
“Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров тагын бер дәрәҗәле бәйге җиңүчесе булды.
-
Татарстан сөт җитештерү күләмен арттырган төбәкләр исемлегенә кергән
Гыйнвар - ноябрь айларында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тулаем сөт савымы 1 миллион 48,5 мең тонна тәшкил иткән.
-
Чирмешәндә Яңа ел бәйрәмнәрен файда белән үткәрергә мөмкин
Быел да Яңа ел бәйрәмнәре ун көнгә сузылачак. Ял көннәрен кайда һәм ничек үткәреп бетерергә дип баш ватучылар өчен кыскача "программа" тәкъдим итәбез.
-
Чирмешәндә хәрби һөнәр сайлаучылар арткан
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты быел да иң яхшылар арасында. Быел алар гражданнарны хәрби хезмәткә яхшы әзерләгән һәм оештырган өчен, авыл районнары арасында беренче урынга ия булганнар һәм кубок белән бүләкләнгәннәр.
-
Табигать тә, кеше күңеле дә тиз рәнҗи
Самат Ризвановның “Безнең Чирмешән” газетасының 14 декабрь санында чыккан ”Чү, чамалабрак” дигән язмасын бик кызыксынып укыдым. Автор белән килешәм, дөрестән дә, Яңа ел якынлашу белән чыршы-нарат агачлары алырга тырышабыз, матур итеп бизәп тә куябыз, тик берәр атнадан аны чыгарып ташлыйбыз.