Табигать тә, кеше күңеле дә тиз рәнҗи
Самат Ризвановның “Безнең Чирмешән” газетасының 14 декабрь санында чыккан ”Чү, чамалабрак” дигән язмасын бик кызыксынып укыдым. Автор белән килешәм, дөрестән дә, Яңа ел якынлашу белән чыршы-нарат агачлары алырга тырышабыз, матур итеп бизәп тә куябыз, тик берәр атнадан аны чыгарып ташлыйбыз.
Зур-зур шәһәр, район, авыллардагы ишегалларын, өй эчләрен бизәр өчен миллионлаган чыршы, нарат киселә. Югыйсә ул агачларны үстерү өчен кимендә дүрт-биш едл вакыт кирәк бит. Ялангачланып калган урманнар, экологияне саклау, кислород кимүен уйлап та карамыйбыз. Рәнҗетәбез табигатьне. Ә бит өйләрдә матур итеп ясалма чыршы бизәп куйсаң да искитмәле була. Өстәвенә аны күп еллар кулланырга мөмкин.
Һәрберебезнең бакчасы, йорт алды бар, шунда чыршы, нарат агачы утыртып, Яңа ел якынлашкач, бизәп тә куярга да була. Шәһәрләрдә дә, авылларда да кайбер йорт хуҗалары шулай итә дә. Ә бит моны һәрберебез дә булдыра ала, тик эшләмибез шул.
Чыршы, нарат агачлары турында сүз чыккач, моннан берничә ел элек булган аяныч хәлне языйм әле. Мин үзем Югары Чгегодайныкы, әлеге авыл зиратында минем әби-бабаларым, әти-әнием һәм туганнарым җирләнгән. Әни вафат булгач, шактый вакытлардан соң, аның кабере өстенә чыршы үсентесе утырттык. Бу агачыбыз бик матур гына үсеп китте. Ел саен зиратка барып, шул чыршыга соклана идем. Тик моннан берничә ел элек агачны төптән үк кискәннәр. Моңа нык рәнҗедек...
Фәризә Галәветдинова.
Керкәле авылы.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев