29 июль 2023 яңалыклары
-
Кармыш авылында елны Алтынай ачты
Алтынай Гайфуллина Кармыш авылының иң яшь кешесе, аңа алты ай.
-
Чирмешәндә узган “Гасырлар мирасы” фестивалендә диаметры 1,5 метрлы җәймә пешерделәр
Чирмешәндә беренче тапкыр узган “Гасырлар мирасы” – “Наследие веков” I Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә 1,5 метрлы табада мишәрләрнең милли ризыгы – зур җәймә пешерделәр.
-
775 чирмешәнле социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада ала
Районда федераль ташламаларга ия 1810 инвалид яши. Алар социаль хезмәтләр җыелмасыннан тулысынча яки өлешчә натураль формада (бушлай дарулар, медицина әйберләре алу, түләүле шифаханәләрдә дәвалану һәм анда бару-кайту) файдалана ала.
-
Дәүләт эшмәкәрләргә тышкы реклама урнаштыруда ярдәм итәчәк
«Минем бизнес» үзәкләрендә эшләрен яңарак башлаган эшкуарларга ярдәм итү чарасы буларак тышкы реклама урнаштыру мөмкин. Һәр эшмәкәргә, реклама счетына кимендә 1 сумга тулыландырганда, 10 мең сум бонус һәм реклама дизайнын бушлай эшләү мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
-
Ивашкинолылар Сөлчә аша яңа күпер салмакчы
Ивашкино авылында Сөлчә елгасы аша, Заречная һәм Ленин урамнарын тоташтыручы яңа күпер салачаклар.