Чирмешәндә узган “Гасырлар мирасы” фестивалендә диаметры 1,5 метрлы җәймә пешерделәр
Чирмешәндә беренче тапкыр узган “Гасырлар мирасы” – “Наследие веков” I Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә 1,5 метрлы табада мишәрләрнең милли ризыгы – зур җәймә пешерделәр.
Аның өчен әлеге чара узган “Сабантуй” мәйданында зур мич чыгардылар һәм Кукмарадан кадәр таба алып кайттылар. Әйтергә кирәк, чирмешәнлеләр халыкны шулай шаккатырырга теләделәр һәм максатларына ирештеләр. Өч зур җәймә бик күп кешене сыйларга җитте.
- Камыр өчен 30 йомырка алдык, биш аш кашыгы май салдык, өч кашык майонез, соданы уксус белән сүндердек тә, он өстәп камыр бастык. Бу әниемнең рецепты, хәзер мин үзем шулай пешерәм, - диде Түбән Кәминкә авылында яшәүче Зөлфия Мәссарова.
Гомумән алганда, җәймә дә, бәйрәм дә уңды. Үз халыкларының мәдәни байлыгын, йолаларын күрсәтергә Әлки, Яңа Чишмә, Саба, Әлмәт, Лениногорск районнары, күрше Самара өлкәсе, хәтта Башкортстан республикасыннан да коллективлар килгән иде. Бәйрәм кунакларын район башлыгы урынбасары Надежда Гөмәрова, Казандагы “Чирмешәнлеләр якташлыгы” җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова сәламләделәр.
- Фестивальнең төп максаты – төрле милләт халыкларын берләштереп, милли байлыгыбызны күрсәтү, саклап калу, иҗади тәҗрибә уртаклашу, - диде Чирмешән районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева. – Бүген биредә биш номинация буенча бәйгеләр уза. “Милләт чибәре” исеме өчен сигез кыз көч сынаша, алар, беренче чиратта, үз халкының гореф –гадәтләрен белергә һәм шуны тамашачыларга һәм җюри әгъзаларына күрсәтергә тиешләр. Милли кием, уен, курчак, йолалар номинацияләрендә дә бәйгеләр булды.
Фестивальдә районыбызда яшәүче татар, чуаш, рус, мордва халыкларының гореф-гадәтләре турында да сөйләделәр һәм күрсәттеләр, күргәзмәләр, өлкәннәр һәм балалар өчен дә мастер-класслар оештырдылар.
- Бүген без биредә агачтан акинак дигән кинжал ясарга өйрәнәбез, - диде Лениногорск районыннан килгән кунагыбыз, рәссам, агач буенча оста Александр Ванюков. Ул монда үз эшләрен – агачта кисеп ясалган картиналарын да алып килгән.
Районда яшәүче халыкларның милли ризыклары өстәле янында да кеше байтак җыелды. Мордвалар кыздырган йомыркалар белән сыйлады, татарлар - кош теле һәм бавырсак, руслар - коймак, чувашлар суганнан пешергән аш тәкъдим иттеләр.
- Суганны вак кына турарга һәм табада кыздырырга, бераз су да өстәсәң ярый, яшел суганны ахырдан гына ваклап салырга. Соңыннан кәҗә сөтеннән ясалган сыр һәм сөт өстибез, - диде Девичья Поляна авылыннан Елена Мартышкина.
Фестиваль берьюлы берничә сәхнәдә узды. Зур сәхнәдә матурлык бәйгесе булса, кечкенә сәхнәдә фольклор коллективлар үз осталыкларын күрсәттеләр.
- Без Башкортстаннан, Туймазы районының Кендектамак авылыннан килдек. Ансамблебезгә, нигездә, олы яшьтәге апалар һәм абыйлар йөри. Районда оштырылучы чараларда актив катнашабыз, ә мондый зур фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясыйбыз, - диде “Авылым энҗеләре” коллективы җитәкчесе Рәмилә Нәгыймова. – Районыгыз бик матур, чиста, бик җылы каршы алдылар. Оештыручыларга рәхмәт. Безгә сездә бик ошады.
Ә тамашачыларга да, җюри әгъзаларына да аларның “Киез басу” йоласы ошады, “Гасыр йолалары” номинациясендә әлеге “Авылым энҗеләре” коллективы беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Милли уеннар бәйгесендә – Яңа Чишмә, ә милли киемнәр номинациясендә Әлки районы вәкилләре җиңү яуладылар.
Матурлык бәйгесендә районыбыз кызлары аерым номинацияләрдә билгеләнде һәм бүләкләнде.
Безнең районда мондый фестивальны киләсе елларда да үткәрмәкчеләр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев