Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

775 чирмешәнле социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада ала

Районда федераль ташламаларга ия 1810 инвалид яши. Алар социаль хезмәтләр җыелмасыннан тулысынча яки өлешчә натураль формада (бушлай дарулар, медицина әйберләре алу, түләүле шифаханәләрдә дәвалану һәм анда бару-кайту) файдалана ала.

Әлеге ташламаларга ия якташларыбызның 1035се аны натураль формада кулланудан баш тарткан, яки алар ташламалардан акчалата файдалану вариантын рәсмиләштереп, аена 1469 сум 74 тиен акча алалар. Ә 775 инвалид аның натураль формасын сайлаган.

-Социаль хезмәтләр җыелмасын өлешчә дә, тулысынча да акчага алмаштырырга мөмкин. Безнең пенсионерларның күпчелеге дарулар һәм медицина эшләнмәләре алу өлешеннән файдалана. Ташламаны натураль формада алу отышлырак икәнен искәртәсем килә. Бу бигрәк тә кыйммәтле дарулар кулланучы пенсионерларга кагыла, - диде Россия Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Ирина Разукова. – Социаль ярдәм чараларының төрле формалары, алардан файдаланучылар үзләре өчен уңайлысын сайлап алсын өчен тәкъдим ителә. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында гариза калдырырга кирәк. Моңа тулырак җавап алу өчен безгә 074 номеры аша шалтыратып та белешмә алырга мөмкин.

Ташламаларга ия пенсионерлар 2024 ел өчен үз фикерләрен бары бу елның 1 октябренә кадәр генә үзгәртә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев