29 март 2022 яңалыклары
-
Апрель аенда нинди үзгәрешләр булачак?
Социаль пенсияләр 8,6 процентка арта, балалар кешбэгы, кешеләр һәм бизнес өчен салым ташламалары пәйда була. Россия законнарына кертеләчәк үзгәрешләрнең иң мөһимнәрен туплап, укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
-
Чирмешән районы юлчылары сезонны башлады
“Татавтодор” җәмгыятенең район участогы ремонт сезонын мартның соңгы атналарында ук башлап җибәрде, юллардагы чокыр-чакырларга асфальт түшәү эшенә керештеләр.
-
Көнбагыш йөрәк өчен файдалы
Табиб-диетолог бу ризыкның бик күп үзенчәлекләрен ачты.
-
Хезмәткә – хөрмәт
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, Чирмешән муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбенең гитара укытучысы Гүзәлия Салих кызы Сәлаховага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Чирмешәндә аек булмаган хәлдә автомашина белән идарә иткән дүрт йөртүче ачыкланган
Март аенда район юлларында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт машина йөртүче ачыкланган. Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аларның берсе хатын-кыз.
-
Кәбестәгә бәяләрнең кискен артуы ни белән бәйле?
Социаль челтәрләрдә кәбестәгә бәяләрнең үсеше белән бәйле рәвештә күпсанлы комментарийлар пәйда булды. Хәзер кибетләрдә бер килограмм кәбестә өчен 120 сумга кадәр сорыйлар. Димәк, уртача зурлыктагы бер кәбестә күчәне 200-250 сумга төшә. Ритейлерлар моны узган ел кәбестә уңышының түбән булуы белән аңлаттылар.
-
Чирмешәндәге «Ромашка» бакчасында чуваш гореф-гадәтләрен өйрәнәләр
“Уяв”, “Акатуй”, “Саварни”... “Ромашка” балалар бакчасында эшләүче “Дуслык салават күпере” чуваш гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен өйрәнү түгәрәгендә балалар шундый бәйрәмнәрдә дә катнаша.
-
Татарстанда көтелә торган көчле җил вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәрттеләр
Синоптиклар сишәмбе, 29 мартта, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуын фаразлый. Юеш кар, буран, бозлавык көтелә.