25 август 2023 яңалыклары
-
Казан Кирмәнендә заманча татар мәдәнияте фестивале узачак
30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Көне буена монда ике сәхнәдән — Зур һәм Кече — музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак. Барысы турында аерым — түбәндә сөйлибез.
-
Чирмешәндә район укытучыларына таләпләр нык арта
2023 нче ел педагоглар өчен аеруча истәлекле. Чөнки бу ел «Укытучы һәм остаз елы» дип игълан ителде. Шуңа да бәйле яңа уку елында мәгариф өлкәсенә байтак яңалыклар кертеләчәк.
-
Барлык чирмешәнлеләрне бәйрәмгә чакыралар
28 августта район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында Республика көненә багышланган бәйрәм узачак.
-
Түбән Кәминкә авылында каз өмәләре башланды
Түбән Кәминкә авылында быел каз өмәләре иртәрәк башланды. Рәмзия Гыйрфанова, казларын август башында ук суйдырып, йолкып, туңдыргычка тутырып та куйды.
-
Бәркәтә авылына шәһәрдән килен төште
Бәркәтә авылы урамнарыннан туй машиналары кычкыртып үтте.