Түбән Кәминкә авылында каз өмәләре башланды
Түбән Кәминкә авылында быел каз өмәләре иртәрәк башланды. Рәмзия Гыйрфанова, казларын август башында ук суйдырып, йолкып, туңдыргычка тутырып та куйды.
Алар көннәр кызу вакытта ук балалары, туганнары җыелышып, каз өмәсе ясаганнар.
-Майда бер айлык 25 каз бәпкәсе сатып алган идем, Аллаһыга шөкер, барысы да матур үсте. Казлар өлгергән, май да җыйган, - ди хуҗабикә. – Иртә алып, җылы вакытта урнаштыру уңайлы икән. Мамыкларыннан мендәрләр дә ясап куйдым.
Рәмзия апа башка елларда үрдәкләр үстерсә, быел казлар симертергә булган. Ул кошларны үзләре өчен үстерә, байтагын күчтәнәчкә дә тараткан.
Рәмзия апаның кызы Ләйсән Җамалтдинованың казлары да туңдыргычта урын алган.
Флера һәм Салих Хәсәншиннар йортында да каз өмәләре башланган. Туганнар җыелышып каз йолкалар. Алар быел бу кошларны 200 баш ук үстергәннәр.
-Каз бәпкәләрен май башында ук сатып алган идек, инде өлгергәннәр, түшкәләре биш килограммга якыннары бар, - ди Флера. - Халык сорый, заказ булган саен суябыз.
Казлар су буенда үскәннәр, хуҗалар аларга азыкны пешереп ашаталар. Җәй буена да кошларны караучысыз калдырмаганнар, бәләкәй вакытларында каргалардан сакласалар, хәзер төлкеләр һөҗүм итәргә мөмкин.
Ләйсән Җамалетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев