Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә район укытучыларына таләпләр нык арта

2023 нче ел педагоглар өчен аеруча истәлекле. Чөнки бу ел «Укытучы һәм остаз елы» дип игълан ителде. Шуңа да бәйле яңа уку елында мәгариф өлкәсенә байтак яңалыклар кертеләчәк.

Бу хакта укытучыларның район мәдәният йортында узган август киңәшмәсендә дә сөйләделәр.

1 нче сентябрьдән мәктәпләрдә атнага бер тапкыр, пәнҗешәмбе көнне, һөнәри юнәлеш буенча (профориентация) дәресләр укытыла башлый. 5-9 сыйныф укучылары өчен тарихтан яңа дәреслекләр булдырылды. Мәктәпне аттестатында ике генә "яхшы" билгесе белән тәмамлаган егетләр һәм кызлар "Укудагы аерым уңышлары өчен" II дәрәҗә медаль (ягъни көмеш медале) алачак.

Районыбызның биш белем бирү учреждениесендә директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшче штатлары кертелә. Аттестация үтүдә дә үзгәрешләр бар. "Методист", "Наставник-остаз" вазифалары яңадан кайта. Югары категорияле укытучы квалификациясе алачак укытучыларга таләпләр көчәя. Педагоглар өчен яңа бүләкләр исемлеге расланды.

Конференциядә чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова әлеге үзгәрешләр белән таныштырды, узган уку елына йомгак ясады.

Бүген районда 46 мәгариф оешмасы: 26 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы исәпләнә. Мәктәпләрдә 1756 укучы белем ала, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 516 бала тәрбияләнә.

Яңа уку елында беренче сыйныфка 145 бала килүе көтелә.

Казаннан килгән кунак, Республика Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлекчәсе лидеры Тимур Сөләйманов тәрбия темасына игътибарны арттыру зарурлыгына басым ясады һәм беренчеләр хәрәкәте турында сөйләде, әлеге оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган республиканың Мәгариф һәм фән министры киңәшчесе Алексей Зиновьев  һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова мәгариф учреждениеләрендә патриотик тәрбиянең мөһим юнәлеше икәнлеген атап үттеләр.

Людмила Николаевна районда иң яхшы берничә укучыга стипендия түләргә әзер булуы хакында да әйтеп узды.

- Районда белем бирү өчен барлык шартлар да булдырылган. Район бюджетының 62 проценты мәгарифкә тотыла. Мәктәпләр яңа уку елына әзер. Районның педагогик коллективы да яхшы, арагызда үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар бик күп. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Әмма тагын да күбрәк тырышырга, күбрәк хезмәт куярга кирәк, - диде конференциядә катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов. – Районда балалар бакчаларында чират юк, ләкин бу факт сөендерми. Кызганыч, районда демографик проблема кискен тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев