22 июль 2014 яңалыклары
-
Чирмешәндә уракка керештеләр
"Чирмешән АГРО" уракка төште. Эшне уңыш бодае һәм арыш участокларыннан башлаганнар. Беренче теземнәрне салган Сәгыйть Шәйхетдинов - тәҗрибәле комбайнчы. Монда андыйлар бик күп. -Әлегә бөртек чи, ашыгып эшли алмыйбыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров. Уңыш елына күрә начар булмас кебек, гектардан 20 центнер чыгардай урыннар байтак. "Чирмешән АГРО"да көзге...
-
Чирмешәндә яңа уңышны сакларга урын бар
Район ашлык кабул итү предприятиесе яңа уңышны кабул итәргә әзер. Складалар барысы да агартылган, дезинфекция үткәрелгән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия дә ашлык кабул итәргә рөхсәт биргән. -28 мең тонна ашлык сыйдырышлы җиде склад та буш диярлек, - ди предприятие директоры Айдар Харисов. -Җәй дәвамында чираттагы ремонт...
-
Ял алдыннан-бүләк
36 ел районның үзәк китапханәсендә хезмәт куйган Елена Кабанова "Мәдәниятта казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Елена Николаевна озак еллар районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә комплектлаштыру һәм эшкәртү бүлеге мөдире вазифаларын башкарган. -Елена Николаевна бик җаваплы кеше. Үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды. Яшьләрне эшкә өйрәтте, киңәшләрен бирде, - ди үзәк...
-
Яңа Элмәледән Ирина Утриванова медаль белән бүләкләнде
Яңа Элмәле авылында яшәүче Ирина Утриванова "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Әлеге зур бүләкне аңа район Советында үткән чираттагы дүшәмбе планеркасында район башлыгы Наиль Зарипов тапшырды. Ирина Николаевна белән Валерий Валентинович биш бала: дүрт кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде дүртесенең үз гаиләләре бар. Төпчек кызлары Виктория быел 11...
-
Чирмешәндә су проблемасы хәл ителә
Чирмешәннең XXII партсъезд урамында яңа су линиясе ясалачак.Монда инде төзүчеләр килгән, эш башланган да. -Гомумән алганда, быел район үзәгендә халыкны су белән тәэмин итү буенча зур проблемалар булмады, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров.- Чирмешәннең Амур ягында, икмәк кабул итү предприятиесеннән Ларионов урамына кадәр 400 метр...
-
Чирмешән районы хуҗалыкларында үләннәрне яшәртергә кирәк
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпъеллык үләннәрнең күбесе, 81 проценты чамасы күптән картайган, уңыш бирми. Әлеге 6808 гектар мәйданда, алар инде унбишәр ел элек чәчелгән, нигездә чүп үләннәре генә үсә. Белгечләр әйтүенчә, участокларны 4-5 ел саен яңартып тору кирәк. Быел бер мең гектарда үләннәр яңартылган. Моңа 10 тонна люцерна сатып алуга...