21 июнь 2022 яңалыклары
-
«Мәхәббәт, татулык булган җирдә бернинди киртәләр дә булмый»
Чирмешән районындагы Туймәт авылында төрле милләт кешеләре яши. Дөрес, ул үзе – саф татар авылы. Мәктәптә дә татарча укыйлар. Әмма кирәк икән, русча да шәп сөйләшәләр. Шушы авылга килен булып төшкән чуаш кызы Иринага, шуңа күрәдер инде, бер дә кыен булмаган. «Ирем дә, күршеләр дә минем белән рус телендә сөйләшергә тырыша. Балалар мәктәптә татарча укыйлар. Өйгә кайткач, рус теленә күчәләр», – ди ул.
-
Әккәрәйдә янгын чыккан
Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин хәбәр итүенчә, 19 июньдә төнге сәгать икеләр тирәсендә янгын сүндерүчеләр Әккәрәй авылына барганнар.
-
Ивашкино мәктәбенең мәктәп яны участогы ялт итеп тора
Суган, кишер, чөгендер участокларында бер чүп үләне күрмәссең.
-
Чирмешән районында 16 ятим бала торак көтә
Быел райондагы 16 ятим баланың үз торагын алырга чираты җиткән.
-
Кузгалак 1001 авырудан дәва
Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән. Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан ярдәм итә. Шулай ук тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.
-
Бозымнан ничек котылырга?
Аның җиңел генә юлы бар, дип ышандыра белгечләр.
-
Ивашкино кызы туган көненә бүләк ясаган
Ул үзенә, бу атнада булачак туган көненә бүләк ясады - рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл туплады (республикада андыйлар 88)
-
Бу атнага һава торышы — җылытачак
Татарстанда артык эссе дә, суык та булмаган, явым-төшемле һава урнашты.