21 май 2021 яңалыклары
-
Канлы үләнне чәчәк аткан чагында җыеп калыгыз
Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова, чүп үләннәреннән дә дару ясарга була, ди.
-
Чирмешәндә Опель Шевролене бәрдергән
Район үзәгендәге Техническая һәм Титов урамнары киселешендә, “Кәрвансарай” сәүдә үзәге янындагы юл чатында, ике машина бәрелешкән. Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, автомашиналар яхшы ук җимерелсә дә, бәхеткә, авариядә җитди зыян күрүче юк.
-
Бер чирмешәнленең "электркөтүче"сен урлаганнар
Чирмешән авылы кешесе үз хуҗалыгындагы “электркөтүченең” 1250 метр озынлыктагы электр чыбыгын урлаучыларны җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.
-
Чирмешән районында язгы чәчү төгәлләнде
Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермерларда барысы 44 мең гектарга якын мәйданда орлыклар җир куенына салынды. Берничә йөз гектарны санамаганда, язгы чәчү төгәлләнде дияргә мөмкин.
-
Чирмешән районында террорчылыкка каршы комиссия утырышында балалар һәм яшьләр иминлеге турында сөйләштеләр
Казан шәһәрендәге 175 нче мәктәптә булган гадәттән тыш хәлдән соң мәктәпләрдәге иминлекне саклау бурычы тагын да кискенләште. Билгеле, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта һәркем югалып кала. Шулай да саклык чаралары күрү артык түгел.
-
Чирмешәнлеләр яңгыр көтә
Бүген, алдагы берничә көндә Чирмешән районында да явым-төшемнәр көтелә. Киләсе атнаның икенче яртысында һава температурасы 34 градуска кадәр җылынырга мөмкин.
-
Хәзер Иске Сережкино юлын минутлар эчендә үтеп була
Озак вакытлар файдаланганнан соң, Иске Үтәмеш һәм Иске Сережкино авыллары арасындагы асфальт юлда транспорт хәрәкәтен кыенлаштыра торган чокырлар барлыкка килде.
-
Гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга яңа ярдәм чаралары күрсәтеләчәк
Дәүләт Думасы, Президент Юлламасын тормышка ашыру кысаларында, йөкле хатын-кызларга һәм сигез яшьтән зуррак балалары булган гаиләләргә яңа түләүләр турында законны өченче укылышта кабул иткән.