Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Хәзер Иске Сережкино юлын минутлар эчендә үтеп була

Озак вакытлар файдаланганнан соң, Иске Үтәмеш һәм Иске Сережкино авыллары арасындагы асфальт юлда транспорт хәрәкәтен кыенлаштыра торган чокырлар барлыкка килде.

Апрель азагында - май башында “Татавтодор”ның Чирмешән участогы хезмәткәрләре биредә әлеге чокырларны ямадылар, урыны-урыны белән яңа асфальт та түшәделәр. Хәзер ике авыл арасындагы юлны санаулы минутларда үтәргә мөмкин, юл хәрәкәт итү өчен куркынычсыз.

Халык өчен бик кирәкле юлны ремонтлаганнары өчен, юлчыларга искесережкинолылар исеменнән бик зур рәхмәт.

Евгений Илюхин

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев