21 февраль 2024 яңалыклары
-
Татарстанда һава температурасы янә — 29 градуска кадәр төшәчәк
Алдагы төндә Татарстанда янә бик суык булачак. 22 февральдә иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасының -25…-29 градуска кадәр төшүе көтелә.
-
Чирмешән районында өлкәннәр ялгыз түгел
“Изге Йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге район полиция, үзәк больница, авыл җирлекләре вәкилләре белән берлектә 80 яшьне узган, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып хәлләрен белә. 2023 елда алар 494 йортта булганнар.
-
Сөләйман бабай Югары оч мәчете аен өй чормасына яшергән
Зур юллар үтеп яңартылган мәчет ае янә Якты Тауга кайтты.
-
Түбән Чегодайда батыр якташыбыз хөрмәтенә хәтер почмагы булдырганнар
Түбән Чегодай махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Нуршат Хожаев истәлегенә хәтер почмагы ясадылар. Ул авыл мәдәният йортының фойесында урнаштырылган.
-
Ураза тоту зыян китерәме?
“Рамазан ае белән бәйле бер ялгыш фикер бар. Ул да булса: “Ураза тоту минем сәламәтлегемә зыян китерә”. Еш кына кайбер кешеләрдән: “Мин ач тора алмыйм, миңа килешми, авырый башлыйм”, - дигән сүзләр ишетергә туры килә.
-
Чирмешән район үзәк дәваханәсендә капиталь ремонт дәвам итә
Район үзәк больницасында узган елда башланган капиталь ремонт быел да дәвам итәчәк.