Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодайда батыр якташыбыз хөрмәтенә хәтер почмагы булдырганнар

Түбән Чегодай махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Нуршат Хожаев истәлегенә хәтер почмагы ясадылар. Ул авыл мәдәният йортының фойесында урнаштырылган.

Нуршат истәлегенә багышланган чарада авылдашлары гына түгел, район җитәкчелеге, район үзәге мәктәпләре укучылары да катнашты. Аны бер минут тын калып искә алдылар һәм аның фоторәсеме янына  чәчәкләр куйдылар. Нуршат Нурмөхәммәт улы турындагы истәлекләрне барлаганда кунакларның күзләре яшьләнде.

-Нуршат абый безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, - дип сүзен башлады хәтер почмагы ачу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. – Алтын куллы кеше иде. Ул төзегән йортларда күпме гаиләләр яши, район үзәгендәге “Мөшбикә” мәчете төзелешенә дә аның өлеше керде. Укучылар, сез каһарман якташыбызны онытмаска, аның батырлыгы хакындагы истәлекләрне киләчәк буынга җиткерергә тиеш.

Нуршат Хожаев 2022 елның 25 ноябрендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә, ике атна хәрби өйрәнүләр узгач, аны хәрби операция зонасына озаталар. Якташыбыз взвод командиры булып хезмәт итә. Өлкән сержант, 2023 елның 4 апрелендә, үзенең взводы белән хәрби бурычын үтәгәндә яраланып, һәлак була. Нуршат Хожаев Россия Президенты указы нигезендә “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән. Ул өч кыз әтисе иде.

-Нуршатыбыз мәктәптә “5”ле билгеләренә генә укыды, барлык чараларда да катнаша иде, аеруча футбол уйнарга яратты. Ул гел яңалыкка омтылды, гаделлекне яратты, батыр йөрәкле бала иде, - диде күз яшьләре аша Нуршатның әнисе Сәвия Гафурова. – Бер вакытта да зарлана белмәде, телефоннан сөйләшкәндә: “Әни, бар да яхшы, мин кайтам, көтегез”, дия иде. Кайтты, тик табутта гына. Рәхмәт, улымны онытмыйча, шулай зурлавыгыз, искә алуыгыз өчен.

Чара барышында батыр авылдашлары рухына Коръән аятьләре укып дога кылдылар.

-“Алтын куллы”, олы йөрәкле кеше, кайгыртучан әти, 23 ел бәхетле гомер бүләк иткән иремне уйламаган бер көнем дә юк. Нуршатның күңеле гел изгелектә булды, кеше өчен шатлана белде. Аның турындагы якты истәлекләрегез өчен рәхмәт, - диде мәрхүмнең хатыны Лилия Хожаева. – Беркемгә дә мондый авыр кайгылар килмәсен. Яу кырындагы егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар, җиребездә тынычлык урнашсын.

Нуршатны тыныч тормышта оста төзүче буларак беләләр. Алар төзегән йортларда, алда әйткәнчә, күпме яңа гаиләләр барлыкка килгән, балалар туган.

-Әтиемне хөрмәтләп килгәнегез өчен зур рәхмәт, - диде кызы Алия.

Түбән Чегодай авылыннан тагын ике егет махсус хәрби операциядә катнаша.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев