Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Сөләйман бабай Югары оч мәчете аен өй чормасына яшергән

Зур юллар үтеп яңартылган мәчет ае янә Якты Тауга кайтты.

Ил тарихындагы дингә каршы көрәш еллары: муллаларны эзәрлекләү, мәчет манараларын кисү Иске Кади авылын да читләтеп үтми. Югары оч дин йорты да шундый аянычлы хәлгә дучар булган.

-Манарасы аударылган мәчет аен Таһир бабай Нуруллин ышык урынга яшереп өлгерә һәм, җае чыккач, Якты Тау кешесе Сөләйман бабай Сафинга  тапшыра. Сөләйман бабай исә кадерле ядкярне өй чормасына яшереп саклый, - дип сөйләде Якты Тау мәчете имамы Ислам Лотфуллин.

Аның сөйләве буенча, еллар узгач, айны Якты Тау авылы зираты капкасына куялар, әмма бервакыт ай кинәт юкка чыга, тимергә сату нияте белән урлаганнар. Яктытаулылар аны табып, кире кайтаруга ирешәләр. 1992 елда Якты Тауда мәчет төзелгәч, ай шушы бинаның манарасына куела. Ул да булмый, 2017 елда ай җиргә авып төшә, урнаштырган колгасы череп өзелгән икән. Ульяновка авылыннан күтәргеч техника чакыртып, аны элеккеге урынына урнаштыралар.

-Былтыр Якты Тау авылы халкы яңа манара ясарга карар кабул итте. Шул исәптән мәчетнең түбәсен тулысынча яшел калай белән яптырдык. Манарасы яңа булгач, ае яңа булсын, диде авылдашлар. Аны ясауны Хәлил Сәрвәров үз өстенә алды. Бүген мәчет манарасында балкыган яңа ай халыкны иманга, намазга дәшә, - ди Ислам Лотфуллин.

Дәһшәтле елларны кичергән, шактый еллар өй чормасында сакланып яткан тарихи ай да яңарып, янә Якты Тауга кайтты. Аны авылдашлары Риназ Фәнис улы Фәсхетдиновның каенагасы Вилдан кардәш реставрацияләгән. Яктытаулылар айны зират капкасына урнаштырырга килешкәннәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев