Татарстанда балалар лагерьләрендә капиталь ремонт дәвам итә
Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2019 елдан бирле «Җәй – балаларга» дигән капиталь ремонт, реконструкция, балалар ялы һәм сәламәтләндерү оешмалары төзелеше программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә 6,97 млрд сумга 43 лагерь төзелгән һәм реконструкцияләнгән.