Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Яшәүчелеләр СВОда һәлак булган Малик Нуруллинны юксына

Яшәүче авылы клубында махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары Малик Нуруллин истәлегенә почмак ясаганнар. Ул 2023 елның декабрендә һәлак булган.

Биредә сугышчының тормыш юлы язылган һәм фоторәсемнәре урын алган. Мәдәният учагына килгән кешеләр бу почмак белән кызыксына, авылдашларын искә алып, матур хатирәләргә биреләләр. Аны 2024 елның июнендә туган авылы зиратында җирләделәр.

-Малик абыйны бик юксынабыз. Бик уңган, булган кеше иде. Авылда ул булышмаган йорт юктыр, мөгаен, - ди авыл клубы хезмәткәре Гөлназ Шәйдуллина. – Малик Әбелкәрәм улы бик оста эретеп ябыштыручы иде. Истәлеккә, ясаган капкалары калды. Көтүдә адашып калган бәрәнне дә алып кайтып хуҗасына бирә иде ул. Шулкадәр мәрхәмәтле, игелекле кеше иде авылдашыбыз.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев