Җылы карлар яуганда (хикәя)
...Май аеның нурлы кояшы аның мүкләнгән, назлы хисләрдән мәхрүм күңелен яктыртып, нечкәртеп җибәргәндәй булды. Никтер өенә кайтасы килмәде. Таш йортта яши, таш йортта эшли торгач, үзе дә ташка әйләнеп бара бугай, тирә-якны күрми башлаган, күкне, кояшны күрми башлаган бит, әй. Ә дөньяда яз икән бит! Троллейбуслар үтә торды. Миндарга кирәклесе дә берничә үтте, ә ул һаман тукталышта басып калды, аннары, кая ашыгам соң әле дип, Тукай мәйданындагы эскәмияләрнең берсенә киерелеп барып утырды. Бернәрсә турында уйламыйча, йөзен язгы кояш нурларына куеп, байтак хозурланып утырды шулай. Рәхәт иде, җылы, якты иде. Яшиселәр килеп китте.
Мәйданда ул ялгыз түгел иде. Аның каршындагы эскәмиядә баядан бирле карашын троллейбус тукталышына төбәп, бер яшь кыз утыра. Өстендә алсу плащ, муенында да алсу ефәк шарф. Аягына үкчәле нәфис туфлиләр кигән. Сумаладай кара чәчәләрен иңнәренә-аркасына таратып ташлаган. Бу кызны алай кистереп, гүзәлләрнең гүзәле дип һич әйтеп булмый. Әмма ямьсез дияргә дә тел бармый. Әгәр бу йөзне ныклабрак өйрәнсәң, кызның күзләрен бик матур дияргә булыр иде. Чем кара зур күзләр. Ләкин борын да зур. Авыз да ярыйсы гына. Бу йөзне яхшылап күзәткән кеше анда үзе теләгәнчә, матурлык та, кимчелек тә таба алыр иде, мөгаен. Миндарга килгәндә, ул күптән инде хатын-кызларны акылы буенча гына бәяли. Миңгерәү хатыннар, ничек кенә чибәр булмасын, Миндарны кызыксындырмый, бары тик ачуын гына китерә.
Бу кызга ул бары болай гына, каршысында утырганга гына карады. Аның таш сын сыман катып, бер хәрәкәтсез, карашын һаман бер тарафка төбәп утыруы сәер иде. Күр син аны, селкенми дә бит, хәтта күзен дә йоммый бугай, катып калган кебек. Һәйкәл белән бер. Кемнедер көтә бугай ул.
Менә кызның тыныч, уйчан йөзе кинәт яктырып, балкып китте. Миндар да ничектер бу мизгелне күреп, тотып кала алды. Кызның дулкынлануы, шатлыгы үзенә дә күчкән кебек сискәнеп тә куйды хәтта. Кыз елмаеп урыныннан кузгалды, нурлы, көләч карашын монда таба килүчегә төбәде. Уртача буйлы, озынча кара тут йөзле, әле ныгып та бетмәгән тар җилкәле егет кызу-кызу атлап, аңа каршы килә иде. Менә алар очраштылар, ике дулкын кебек бер-берсенә сыендылар. Миндар алардан бары ике-өч адымда гына иде, күреп торды: ни кыз, ни егет авызыннан бер кәлимә сүз чыкмады. Тәки шулай абый белән сеңел шикелле бер-берсенә сыенып, кочаклашып тордылар, хәтта үбешмәделәр дә. Бер тән, бер җан булып кушылган бу икәүдә Миндар өчен таныш булмаган, ул аңламаган ниндидер бер сер бар иде...
Кыз белән егет бер-берсенә сарылган килеш әкрен генә атлап, Камал театрына таба юнәлде. Миндар да аларга иярде. Ник? Ул моны үзе дә аңламады. Тегеләр артыннан атлады да атлады. Кыз белән егетнең карашларын билгесезлеккә төбәп, һаман берни сөйләшми барулары аңа биниһая сәер тоелды. Бәлки болар чукрак-телсездер?
Миндар сәер парны узып китеп, алга чыкты. Бераз баргач, туктап борылды да, үзе белән тигезләшкән гашыйклар каршына килеп басты. Аннары егеткә туп-туры карап:
- Вакыт күпме, әйтмәссезме? – диде.
Егетнең күзләре томанлы иде, ул ирне дә күрмәде, сорауны да ишетмәде, аның исерек карашы Миндар өстеннән шуып узды да, кабат каядыр өскә, офыкка китеп югалды.
Миндар сораулы карашын кызга күчерде. Анысы мөлдерәмә шатлык тулы көләч күзләрен түгәрәкләндереп, бу нинди сәер бәндә, ник ул безгә бәйләнә дигәндәй, аңа гаҗәпләнеп карады:
- ... ?!
Миндарның соравы җавапсыз калды, аңа вакыт әйтүче булмады. Боларның вакыт кысаларыннан чыгып, җирнең барча үлчәм-кануннары турында онытып, мәңгелеккә таба атлап барулары иде...
Мәхәббәт шундый була икән, дип уйлады Миндар. Ике бала атасы, утыз өч яшьлек ир шулай уйлады. Аның да унсигез яшьлек чагы булды ләбаса! Нишләп бу серле мәхәббәт дигәннәре аны читләп үтте соң әле? Бәхетеннән исергән томанлы карашлы теге егеттән әллә ким идеме Миндар?!
Икенче көнне эштән соң ул, куенына күчтәнәчен кыстырып, бер танышына, Давыл абыйсы янына китте. Шагыйрь үзе генә яши иде. Сакалы агарса да, акыл кермәгән бу хыялый бәндә адым саен, көн сан гашыйк булып тора, сөйгәннәренә көлтә-көлтә шигырь багышлый. Мәхәббәт турында шулай илһамланып язган кеше аның серләрен белми булмас.
Өстәл артында бераз юк-барны сөйләшеп утыргач, Миндар төп мәсьәләгә күчте:
- Давыл абый, мәхәббәт турында сөйлә әле миңа. Нәрсә ул мәхәббәт?
- Бу дөньяда шул гомер яшәп, мәхәббәтнең ни икәнен белмисеңмени? Тере мәет бит син алайса! Ярата белү - талант ул! Мәхәббәтнең ни икәнен беләсең килсә, абзаңны тыңла, имгәк! - диде шагыйрь һәм бичара Миндар өстенә бер-бер артлы шигырьләрен яудыра башлады. Җитмәсә барысын да яттан белә иде, бусын укыр да туктар, дияргә өмет юк. Миндар бу дуамал шагыйрьне бар сабырлыгын җыеп тыңлады. Шагыйрьнең сөйгәне күкчәчәктәй зәңгәр күзле, җиләк иренле, шикәр кебек ак, каймак кебек йомшак тәнле икәнен, аның баскан эзләренә ап-ак чәчәкләр үскәнен, шагыйрьнең шул эзләрне үбә-үбә, чәчәк җыеп йөрүен белде, тик нәрсә ул мәхәббәт, аңлый алмады. Гашыйк җан сөйгәне каршына тезләнә, сөйгәненең иреннәрен бер суырып үбәр, болыт чәчләре арасына кереп адашыр, оҗмах җимешләрен татыр өчен аңа ай-кояшны, йолдызларны бүләк итәргә, кызның аяк астында туфрак булып ятарга да әзер. Миндар нечкә муенлы, озын сыйраклы Давыл абыйсының шулай кыланганнарын күз алдына китереп утырды. Тик бу мәхәббәтнең ихласлыгына барыбер ышана алмады, болар барысы да ниндидер кәмит уйнау кебек кенә тоелды. Бер сүз дәшми, күзгә-күз карашып бер-берсенең каршына атылган, тәнгә-тән, җанга-җан тын гына сыенышып басып торган, аннары кулга-кул тотынышып, үзләре генә белгән дөньяга китеп барган теге икәүнең мәхәббәте барыбер башкача, Миндар аңлый алмаган ниндидер тирән сер, тылсымлы көч белән өретелгән иде.
- Давыл абый! Әгәр ул кыз матур, яшь булмаса, син аны яратыр идеңме? – дип сорап куйды Миндар. - Бәлки син ул кызга түгел, аның матурлыгына гына гашыйктыр.
- Әлбәттә, матурлыкка гашыйк! Матурлыктан башка иҗат юк, энем. Безгә бары яшьлек, матурлык кына илһам бирә.
- Бу мәхәббәт түгел, - дип каршы төште Миндар. – Болар бары буш сүз генә.
Нечкә күңелле, әмма ифрат кызу канлы шагыйрь бу кадәр мәкерле һөҗүмне көтмәгән иде, яшен кебек атылып урыныннан торды да, озын һәм нечкә имән бармагын, пистолет көпшәсе сыман, башта Миндарның күкрәгенә китереп терәде, аннары кисәк кенә ишеккә таба юнәлтте:
- Воон! Югал күземнән!
Миндар ялындырып тормады, купшы-төче шигырьләр тыңлаудан шулай ансат кына котыла алуына сөенә-сөенә чыгып китте. Тик өенә кайтмады, кабат Тукай мәйданына килде, карашы белән кичәге алсу шарфлы кызны эзләде. Әлбәттә, ул монда юк иде. Эскәмиядә бөтенләй башка кызлар көлешә-көлешә тәмәке тартып утыра иде. Миндар алар аршына килеп басты:
- Чибәркәйләр, әйтегез әле миңа, нәрсә ул мәхәббәт?
Тегеләр әйтте, тозлап-борычлап әйттеләр. Оялудан Миндарның битенә ут капты, аяк бармаклары, табанына хәтле, утлы күмергә баскандай, кызышты. Аңа мондый “мәхәббәт” кирәкми иде. Ул болар яныннан тизрәк китү ягын карады. Бүгенге көн кичәгесенә караганда күпкә күңелсез иде.
“Минем бит хатыным бар, тугыз ел буе мин аны кочып йоклыйм. Яратам да кебек. Тик теге егет кебек, бер сүз дәшмичә, томырылып, йотылып күзләренә карап тора алмыйм. Ник алай икән? Бәлки моның өчен аерылып тору, бер-береңне өзелеп сагыну кирәктер. Безнең бит бер дә алай озак аерылышып торганыбыз юк.. Менә хәзер кайтам да, Гөлшатның күзләренә, карыйм, ни дияр икән?” - Өенә кайтканда Миндар шулай уйлады...
Өйләнгәндә аңа егерме дүрт яшь иде. Ул елны институтны тәмамлады, эшкә урнашты. Сиңа өйләнергә кирәк, фатир тизрәк бирерләр, диделәр аңа. Һәм ул өйләнде. Гөлшат белән аны сеңлесе таныштырды, әйбәт кыз, диде. Әйбәт дигәч, Миндар өйләнде. Тормыш итәр өчен әйбәт хатын кирәк икәнен ул белә иде. Кичәге көнгә кадәр аның күңелендә Гөлшат мине яратамы икән, дигән сорау да, мин аны яратаммы, дигән сорау да туганы булмады. Кичә әллә нинди көн булды... Ник кенә очратты шул теге егет белән кызны, Миндарның тыныч күңелен айкап ташлап, зилзилә кузгаттылар тәмам.
Икенче көнне эшкә барганда автобустагы бер сөйләшүгә игътибар итте ул. Аның артында ике хатын мәш килеп ирләрен хурлый иде.
- Шул үләтне яраткан булдым бит әле. Бер көн күрмәсәм, сагынудан үлә идем. Хәзер озаграк кайтмаса, аллага шөкер дим. Җәһәннәмгә эләксә дә, бер сүзем юк. Туйдым-туйдым да шуның көн-төн эчүенә.
- И сөйләмә инде, егет чакта арттан ялынып чабалар, чабалар да, өйләнгәч, мыскыл итә башлыйлар. Иблис белән бер инде бу ирләр, - дип хуплады аның сүзләрен икенчсе.
Миндарның күз алдына кабат алсу плащлы, алсу шарфлы кыз килеп басты. Мәхәббәт-наз тулы карашы белән сөйгәне каршына атылган шул сөйкемле зат та берничә елдан ирен шулай хурлармы икән? Мәхәббәт шулай кыска гомерлемени? Белми бит Миндар, белми, бер дә алай яратып, гашыйк булып караганы юк шул.
Эштә аңа гомердә булмаганча яңа вазифа йөкләделәр.
- Зөфәр бүген нишләптер юк, менә шул шигырьләрне син булса да карап-тикшереп чык әле, Миндар. Бәлки әдәби биттә бастырырбыз, - диде редактор урынбасары.
Таптылар кешесен, Миндар шигырь аңлыймыни. Шулай да кушкан эшне үтәми үтең түгел, кемнеңдер ап-ак биткә түгелгән күңел серләре белән таныша башлады. Моны шигырь дип тә әйтеп булмый иде, әллә бәет, әллә поэма шунда. Язилә исемле бер туташмы, ханыммы, өч бит тутырып, бер табибка мәхәббәт хаты язган. Мәхәббәт турында булгач, Миндар аны үтә дә зур кызыксыну белән укыды. Чөнки бу сорау, үзегез беләсез, бу көннәрдә аны бик дулкынландыра, борчый әле.
Язилә сөйгәне өчен йолдыз да чүпләми, гөлләр дә җыймый, аяк астында туфрак булып та ятмый. Ул табибның тылсымлы, җылы кулларына гашыйк. Ул куллар Язиләнең машинага тапталып имгәнгән нәни улын терелтеп, аякка бастырган. Ул куллар могҗизага ия! Табибның күңел җылысы бар кешегә җитәрлек. Язиләнең улы бу ягымлы ирне үз итә, хәтта больницадан чыккан чакта, аның белән аерылышырга теләмичә, елый да... Миңа шундый әти кирәк, ул минем әтием булсын иде, ди. Айдарны үз әтисе ташлап киткән икән. Малай гел шул табибны сагына, аның үзләренә кунакка килүен тели. Ахыр чиге Язилә түзми, улын дәвалаган изге затны кунакка чакырырга дип больницага килә. Тик бу вакытта хирург операция ясый торган була. Хатын аны бик озак көтә, әмма эштән арып чыккан табибка эндәшергә барыбер кыймый. Янына килергә кыюлыгы җитмичә, күләгә кебек аның артыннан ияреп кайта. Һәр көнне аның белән очрашырга, сөйләшергә җай эзли. Табиб утырган автобуска утырып, аның янәшәсенә басып, аңа сыенып диярлек бара. Шулай йөри торгач, аңа бу табиб иң якын, кадерле кешесе булып тоела башлый, ул инде аны күрмичә тора алмый. Аяклары үзеннән үзе табиб йөргән сукмакларга атлый. Язилә сиздерми генә сөйгәнен күзәтә һәм беркөнне күрә: табиб тукталышта, өшегән кулларын тыны белән җылытып, салкыннан бөрешеп басып тора. Аны кызганудан Язиләнең күңеле әрни, улына җан өргән кешенең һич тә болай өшеп йөрүен теләми ул. Кешеләрне дәвалар өчен табибка сәламәт, көчле куллар кирәк ич, ул шифалы кулларны һич тә өшетергә ярамый, аларны күз карасыдай сакларга кирәк, ди. Шуңа күрә кич утырып яратканына җылы йон бияләйләр бәйли. Аларны бәйләгәндә күңеленнән генә мәхәббәт җырлары җырлый, яратканына изге теләкләр тели. Бар йөрәк җылымны салып, синең гел шат, гел бәхетле булуыңны теләп бәйләдем мин аларны, кулларың да, җаның да беркайчан өшемәсен, ди. Тик үзе бияләйләрне тапшырырга ояла, кыенсына, автобуста барганда аларны сиздерми генә табибның пәлтә кесәсенә салып куя...
Менә шундый озын кыйсса булып чыкты бу шигырь. Һәм ул Миндарга бик ошады. Миндарны рифма, ритм, образ дигән төшенчәләр борчымый иде. Шигырьнең кирәгеннән артык озын булуына да исе китмәде аның. Монда иң мөһиме ихлас хисләр, күңелгә май булып ята торган ниндидер җылылык бар иде! Аны укыгач, Миндар әлеге табибтан көнләшеп куйды. Әгәр Миндар яланкул өшеп йөрсә, кем генә аңа бияләй бәйләп бирер икән?! Бармы икән андый рәхимле зат? Ә бу Язилә бик яхшы, бик сөйкемле хатындыр, мөгаен, күрәсе иде үзен. Их, булмый шул, әллә кайда, Кама аръягында, Мактамада яши икән.
Бу шигырьне басарга кирәк! – дигән нәтиҗә ясады Миндар. Бу инде авыз күтәреп, мәңге буең җитмәгән күктән йолдыз чүплим дип исәрләнеп йөрү түгел. Язилә купшы сүзләр сөйләп тормаган, яраткан кешемнең куллары өшемәсен дип, тоткан да җылы бияләйләр бәйләгән. Тукай мәйданында очраткан теге кыз да яраткан егетенә бияләй бәйләр иде бит, валлаһи, бәйләр иде! Больница ишек төбендә үзенең яраткан табибын көтеп таптанып торучы Язилә белән ул кыз арасында ниндидер уртаклык, охшашлык бар иде. Бәлки аларны нәкъ менә мәхәббәт дигән шул серле хис берләштерәдер?
Миндарга рәхәт булып китте. Тизрәк кыш җитсен иде, суыклар башлансын иде. Ул чагында Миндар шәһәр буйлап яланкул чыгып китәр. Кулларыгыз өши, дип әйтүче кем дә булса табылыр, барыбер табылыр. Әйтүен әйтерләр дә, ә менә бияләй бәйләп бирүчесе булырмы? Их, Язилә кебек бер гүзәл зат, кулына җылы бияләйләрен тотып, Миндарның эшеннән чыкканын тилмереп көтеп торсын иде! Күзгә күз карап, бер-берсенә сыенып, кар баскан тын сукмактан әкрен генә атлап китәрләр иде...
Әмма Миндар сокланып, илһамланып укыган шигырьне, әдәбият таләпләренә туры килми, дип газетта бастырмадылар, архивка озаттылар...
- Сиңа биргән мин җүләр, зәвык дигән нәрсә юк икән синдә, - дип ачуланды редактор урынбасары.
Шулай итеп, Язилә исемле бер хыялый гашыйк җанның йөрәк җыры хөкемсез-нисез зинданга ябылды...
... Кыш килде. Вакыты җиткәч, килми кая барсын. Миндар кояшлы язгы көн турында да, шул көнне күңелен актарып ташлаган ике гашыйк турында да, яраткан табибына җылы бияләйләр бәйләүче Язилә турында да онытып тыныч кына йөри. Ашыкмый гына эшенә килә, яза-сыза, төзәтә. Кайчакта дуслары белән “матур гына кәгеп” алалар, аннары коридорга чыгып, дөнья хәлләре турында гапләшә-гапләшә, тәмәке тарталар. Еш кына аларга давылдай бөтерелеп Давыл абыйлары килеп керә:
- Тыңлагыз шагыйрь абзагызны, имгәкләр! – дип шигырьләрен укый башлый. Андый чакта Миндар шыпырт кына кроссворд чишеп утыра. Теге укып бетергәч, башкаларга кушылып “Шәп!” дип баш чайкап, мактаган була. Эш сәгате тәмамлангач, ул шулай ук салмак кына атлап, өенә кайтып китә, чүп чиләген түгеп керә. Аннары телевизор карый-карый, хатыны пешергән тәмле ашны ашый, колагыннан бора-бора, улыннан дәрес әзерләтә. Бармы дөньяда мәхәббәт, нинди ул, Миндарны инде борчымый. Чөнки урамда кыш, аю гына түгел, кайбер адәм балалары да кышны йоклап үткәрергә ярата.
Тик беркөнне... Бар дөнъяны аклыкка күмеп җылы карлар яуган көнне, гадәттәгечә салмак кына атлап эштән кайтып килгәндә, бик йомшак, назлы тавыш белән кемдер аңа дәште:
- Абый!
Миндар борылып карады. Каршына атлап түгел, йөзеп килүче Кар кызын күрде. Әйе-әйе, Кар кызы, чөнки аның курткасы да, башлыгы да ап-ак, ак башлыгы астыннан алкаланып-алкаланып чыккан коңгырт чәчләре иңнәренә сибелгән, ул чәчләргә, кашларга, керфек очларына ап-ак кар бөртекләре эленгән иде. Әмма үзе Кар кызы булса да, алсуланып торган йөзендә май кояшы балкый, зәңгәр күктәй күзләреннән тәнең генә түгел, җаның эрерлек җылы сихри нурлар тама иде.
- Сезнең перчаткагыз төште... – диде ак карлар эченнән йөзеп чыккан гүзәл зат һәм иреннәре, күзләре белән ягымлы елмаеп, Миндарга кулын сузды.
Шул чак йортлар, машиналар, кешеләр – барысы, барысы әллә кая китеп югалды, бар дөньяны ак томан каплап алды. Шул чак күк күкрәде, яшен яшьнәде. Кыш көне нинди яшен, нинди күкрәү диярсез һәм хаклы булырсыз. Аны бит бары Миндар гына күрде, чөнки шул яшеннең уттай кайнар уклары аның йөрәгенәкилеп кадалды да, бөтен тәнен ялкын ялмап алды. Миндар исерек кеше сыман, томанлы күзләрен кызга төбәп, аның кулларына сузылды, йомшак, җылы кулларны перчаткалар белән бергә учына алып, күкрәгенә кысты һәм үзенә төбәлгән кояшлы күзләргә туп- туры карап:
- Бу Син бит... – диде.
...Шул мизгелдә “Нәрсә ул мәхәббәт?” – дигән бер мескен, көчсез сорау төз, горур өндәүгә әйләнеп, томан эченә кереп югалды...
Рәмзия Габделхакова
фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев