Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир егетләренә туган авыл кадерле

Якташларыбыз - Себердә яшәүче эшкуарлар Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар туган авыллары - Әмир исеме язылган стела - аншлагны яңарттылар. Аның төп өлешен авылдашлар үзләренең эш урыннарында - Сургутта ясатып, Әмиргә алып кайтып урнаштырганнар. Якын көннәрдә Себердән тагын бер машина килергә тиеш. Бу юлы ул авылга тимердән ясалган ике күпер-басма алып...

Якташларыбыз - Себердә яшәүче эшкуарлар Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар туган авыллары - Әмир исеме язылган стела - аншлагны яңарттылар.

Аның төп өлешен авылдашлар үзләренең эш урыннарында - Сургутта ясатып, Әмиргә алып кайтып урнаштырганнар. Якын көннәрдә Себердән тагын бер машина килергә тиеш. Бу юлы ул авылга тимердән ясалган ике күпер-басма алып кайта. Аларны да бертуган Әгъләмовлар ясаткан. Күпер басмаларны, Сөлчә елгасы аша, Мәктәп урамыннан Байкал урамына чыга торган ике тыкрыкка куярга планлаштыралар. Сүз уңаеннан, якташларыбыз берничә ел элек урта урамнан аръякка җиңел машина белән чыгып йөри торган күпер ясатканнар иде.
- Фазыйл абый белән Миндар абыйга мин бик рәхмәтле. Нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәк тә, алар баш тартмыйлар, һәрвакыт ярдәм итәләр, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов та.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир авылы Сургут шәһәре

2
X