Үзгәрешләр чагыштыруда беленә
Власть башына кем генә килсә дә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртсын, тормышны яхшыртсын иде. Тәртип, тынычлык, тотрыклылык, гаделлек булса, илнең дә абруе арта.
Үткән атнада район мәдәният йортына җитәкчеләр белән очрашуга килгән ветераннар бу сүзләрне еш кабатлый. Алар бит элеккеге нужаларда, хезмәттә ныгыган буын, үзгәрешләрне чагыштырып нәтиҗә ясыйлар, шөкрана кыла беләләр. Өлкәннәр...