Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үрдәккә атып, абыйсына тидергән

7 февраль көнне район үзәк больницасына мылтыктан яраланган Лагерка кешесен - Юрий Петряковны китерәләр. Фаҗига ау вакытында килеп чыга. Ике бертуган - 34 яшьлек Юрий һәм 44 яшьлек Константин Петряковлар җирле буада кышлаучы кыр үрдәкләренә ау оештырырга ниятлиләр. Аларның бу гамәле законга каршы килми, чөнки Юрийның теркәлгән ау мылтыгы һәм...

7 февраль көнне район үзәк больницасына мылтыктан яраланган Лагерка кешесен - Юрий Петряковны китерәләр. Фаҗига ау вакытында килеп чыга.


Ике бертуган - 34 яшьлек Юрий һәм 44 яшьлек Константин Петряковлар җирле буада кышлаучы кыр үрдәкләренә ау оештырырга ниятлиләр. Аларның бу гамәле законга каршы килми, чөнки Юрийның теркәлгән ау мылтыгы һәм ауга рөхсәт кәгазе бар. Алар икесе дә спиртлы эчемлекләр кулланмаган. "Буран" кар автомобилендә аучылар буа янына кадәр киләләр. Юрий мылтыгын абыйсына бирә, ә үзе кыр үрдәкләрен куып чыгарырга дип ешлыкка кереп китә. Константин үрдәккә дип атып җибәрә, тик ядрә энесенә эләгә.

Саксызлык сәбәпле менә шундый фаҗига килеп чыга.

Бүгенге көндә Юрий авыр хәлдә.

Евгений Алексеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фаҗига