Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Авылларда – халык җыеннары

Проблемалар хәл ителә Лашман авыл мәдәният йортында үткән җыенда муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм районның кайбер оешмалары җитәкчеләре дә катнашты. Сүз дә юк, әлеге авыл җирлегенә керүче халык активлыгы белән аерылып тора, залга, урыннар җитмәү сәбәпле, хәтта өстәмә утыргычлар да куярга туры килде....

Проблемалар хәл ителә
Лашман авыл мәдәният йортында үткән җыенда муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм районның кайбер оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

Сүз дә юк, әлеге авыл җирлегенә керүче халык активлыгы белән аерылып тора, залга, урыннар җитмәү сәбәпле, хәтта өстәмә утыргычлар да куярга туры килде. Әмир халкы җитәкчеләргә суүткәргечләрне яңартулары, авыл мәдәният йортына өлешчә ремонт үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Билгеле, әмирлеләрнең үтенече дә бар, биредәге башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм ФАПны үз эченә алган бина нык искергән. "Бу мәсьәлә якын елларда хәл ителәчәк", - дип белдерде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. Лашманлылар исә, шәхси хуҗалык маллары өчен көтүлек сорадылар. Бу максатларга район башлыгы элеккеге катнашазык заводы яныннан зур буага хәтле кырны рәсмиләштерергә рөхсәт бирде.

Бергәләшеп эшләсәң генә
Яңа Элмәле авылында 12,5 километр озынлыкта суүткәргеч яңартылган. Бу эшне Иске Элмәледә дә башкарасы бар.

Яңа Элмәле авыл җирлегендә яшәүче гражданнар җыенында сүз шул турыда һәм әлегә чишелмәгән башка проблемалар хакында барды. Иске Элмәледәге чиркәүне дә төзеп бетерәсе бар, моның өчен 2 миллион сум тирәсе акча кирәк булачак. Иске Элмәледә яңа мәдәният сарае ачылырга тора, ә менә Яңа Элмәледәгесе ремонтка мохтаҗ. Ике авылда яшәүчеләр дә кайбер урамнардагы юлларны төзекләндерү һәм асфальтлау турында хыялланалар.

Авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров үз чыгышында ике авылда да чисталык һәм тәртип саклау, шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын арттыру кирәклегенә басым ясады.

Җыенда муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов та катнашты һәм чыгыш ясады. Районның торак пунктларында халык җыен-нары төгәлләнеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыеннары

2
X