20 октябрь 2023 яңалыклары
-
Разил Вәлиев вафат
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бүген күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктаганын әйтте.
-
Чирмешән мемориаль үзәгендә 1нче мәктәпкә багышланган күргәзмә эшли
Мемориаль үзәктә 1нче Чирмешән урта мәктәбенә багышланган күргәзмә эшли, ул Укытучы һәм остаз елы кысаларында ачылган.
-
Чирмешән районыннан Лисичанскига такта җибәрделәр
Луганскидагы махсус хәрби зонасындагы Лисичанскига 20 тонна нарат һәм усактан ярдырылган такта озаттылар.
-
Чирмешәннең тарихи валында яшь наратлар тамыр җибәрә
Чирмешән урманчылары “Урманны саклыйк!” Бөтенроссия акциясе кысаларында валда 2200 төп нарат утыртканнар. Бу чарада 15 кеше катнашкан.
-
Чирмешәннән Әнисә Сибгатуллина 35 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган
Балалар бакчасында эшләү дәверендә ул 200гә якын малай һәм кыз тәрбияләгән, 7 чыгарылыш озаткан. 35 ел бер урында – Чирмешәннең “Чишмәкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Әнисә Сибгатуллина белән һөнәри бәйрәме – Тәрбиячеләр көне алдыннан очрашып сөйләштек.
-
Чирмешән кызы «Наше время — Безнең заман» фестивалендә өченче урын алган
Район мәдәният йорты методисты Лилия Хәкимова үз осталыгын Казанда да күрсәтәчәк.
-
Иске Кади остасы тынычландыра торган сабыннар кайната
Иске Кади авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Мәссарова төрле үләннәрдән сабыннар ясарга хирыс.
-
Нинди даруларны бергә эчәргә ярамый?
Даруларның файдасы 80 процент очракта аны ни рәвешле эчүеңә бәйле, ди белгечләр. Дару дигәнең кайчак агуга ук әйләнеп куярга мөмкин. Төймә йоттың да бетте түгел, кыскасы. Дару эчкәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Табиб-терапевт Гөлия Гыймадиева белән шул хакта сөйләштек.