Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең тарихи валында яшь наратлар тамыр җибәрә

Чирмешән урманчылары “Урманны саклыйк!” Бөтенроссия акциясе кысаларында валда 2200 төп нарат утыртканнар. Бу чарада 15 кеше катнашкан.

Урманчыларның бу елга агач утыру сезоны шуның белән тәмамланган. Ә питомникта әле эшләр дәвам итә. 10 сутый мәйданда корычагач орлыклары чәчелә, ә бераз соңрак, беренче суыклардан соң 12 сутый мәйданда каен орлыклары җиргә күмдереләчәк. Утыртылачак орлыкларны алар үзләре әзерли, агач үсентеләренә ихтыяҗ гел бар.

- Быел урман фондында 34 гектарда урманнарны яңарттык: урман эчендә киселгән мәйданнарга, аланлыкларга, печәнлекләргә чыршы, нарат, имән, каен үсентеләре утырттык, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Әлфинур Җиһаншина. – Әлеге яшь үсентеләр Светлогорск, Чирмешән, Чумачка авылларына якын урнашкан урманнарда тамыр җибәрде. Дәүләт йөкләмәсе буенча 63 гектарда чыршы, имән, каен үсентеләре өстәп утыртылды, ягъни тамырлана алмаган, корыганнарын яңартылды. Язгы һәм җәйге чорда явым-төшем бик аз булса да, утыртылган үсентеләр яхшы тернәкләнде. Моңа эшләрне барлык агротехник таләпләрне үтәп, кыска срокларда башкару хисабына ирештек.

Чирмешән урман хуҗалыгы һәм урманчылыгы коллективлары “Хәтер бакчасы” акциясеннән дә читә калмаганнар.

Яз көне Чирмешән һәм Лашман авыллары янында, компенсацион урманнарны торгызу буенча нарат, чыршы үсентеләре утыртканнар. Чирмешән тирәсендә – 41672, Лашман авылы янында 16464 төп урман культурасы тамыр җибәрәчәк.

Әлфинур Җиһаншина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев