Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районыннан Лисичанскига такта җибәрделәр

Луганскидагы махсус хәрби зонасындагы Лисичанскига 20 тонна нарат һәм усактан ярдырылган такта озаттылар.

 

Тәҗрибәле машина йөртүче Артур Симаков аны урман хуҗалыгының Казанкадагы базасыннан алып китте.

 

- Районнар анда төзелештә кирәк төрле әйберләр җибәрәләр, ә без такта әзерләдек, аңа сорау зур, - диде район башлыгы Рамил Айбатов мөһим йөк машина әрҗәсенә төялгәч. – Бу заказны вакытында башкарган Чирмешән урман хуҗалыгы, урманчылык коллективларына зур рәхмәт. Эш өчен акчаны районны үстерү фондыннан түлибез. Якын көннәрдә хәрби операция зонасына тагын бер машина йөк илтергә әзерләнәбез. Анысы Херсон өлкәсендә хезмәт итүче якташларга адреслана.

Хәрбиләр квадрокоптер, бинокль, медикаментлар, бензопычкы, термокием кирәксенәләр икән.

 

Бездән 2 мең километр чамасы ераклыктагы Лисичанскига мөһим йөк төяп киткән Артур Симаковка район башлыгы хәерле юл теләде, якташларга сәлам тапшырырга кушты.

- Ул якларга әллә ничә тапкыр бардым, - ди Артур. – Бер якка ике тәүлектән күбрәк вакыт кирәк. Юлда ашыкмыйча йөрибез.

Гуманитар йөкне “Бердәм Россия” партиясенең район бүлеге вәкилләре дә озатышты.

- Без мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә кискән, ярган утын да озатабыз, - ди урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Иллеләп кеше бушлай барысы 250 кубометр утын алды. Әле тагын 30 кубометр әзерләп куйдык. Шөкер, эш өчен заманча техникабыз, уңган эшчеләребез бар. Коллективыбыз 48 кешене берләштерә, агач кисәбез, яңа үсентеләр утыртабыз, бүгенгедәй, ил өчен мөһим, ашыгыч заказларны үтәүгә җаваплы карарга тырышабыз.

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев