20 май 2022 яңалыклары
-
Чәй содасы гына, димәгез!
Яшелчәләр үстергәндә гади генә соданың файдасы бик зур.
-
Чирмешәнлеләр Сабан туе мәйданнарындагы хөкемдарларның гадел булуын тели
Быел Сабан туе район үзәгендә 11 июньдә, авылларда 12 июньдә оештырыла. Якташларыбыз әлеге бәйрәмне көтәме, аның нәрсәсен ярата, халыкның нинди тәкъдимнәре бар? Кайбер райондашларыбызның шул хакта фикерләрен белештек.
-
Электр үткәргечләре янында эшләгәндә сак булыгыз
Кыр эшләре башлану белән бәйле, "Челтәр компаниясе" АҖе филиалы - Бөгелмә электр челтәрләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, йөк транспорты йөртүчеләргә һава электр үткәргеч линияләренең саклана торган зоналарында эшләрне имин, куркынычсыз башкару кагыйдәләрен искәртә.
-
Чирмешән районында зираттан чардуганнар урланган
Полиция участок уполномоченные берәү Кызыл Чишмә авылы зиратыннан чардуганнар төяп китеп, тимер-томырга тапшырган, дип хәбәр иткән.
-
Без халык иминлеге өчен җаваплы
Якындагы көннәрдә районда байтак чара үтәчәк, читтән дә кунаклар күп булачак. Без, җитәкчеләр, иң элек райондашлар, шушы кунаклар иминлеге өчен дә җаваплы.
-
Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәткән
Россиядә коронавирусның яңа дулкыны көзен сезонлы инфекция буларак башланырга мөмкин. “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдергән.
-
Чирмешәндә Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул итүгә багышланган чара узды
Нигездә, Тукай районы һәм Чаллы шәһәре инвалид-спортчылары составындагы команда безгә, гарәп мәгърифәтчесе, сәяхәтче һәм язучы Ибн Фадлан тарихи маршруты буенча, Лениногорск аша килде.
-
Ял көннәрендә суыта: яңгыр һәм җепшек кар көтелә
Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында – яңгыр. Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.