Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Без халык иминлеге өчен җаваплы

Якындагы көннәрдә районда байтак чара үтәчәк, читтән дә кунаклар күп булачак. Без, җитәкчеләр, иң элек райондашлар, шушы кунаклар иминлеге өчен дә җаваплы.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин шулай дип белдерде. Гомумән, илдәге вәзгыять уяу, җаваплы булуны, тиешле таләп-
ләрне төгәл үтәүне сорый.

Июнь аена билгеләнгән Сабантуйлар вакытында террорчылык гамәлләрен булдырмау, кисәтү, иминлекне кайгырту, гадәттән тыш хәлләргә әзер тору мөһим. Чит кешегә, чит предметка, шартлаткыч матдәләргә юлыккан очракта полициягә хәбәр җибәрик. Мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме, бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру вакытында, балаларның җәйге ялы чорында иминлек иң беренче урында торырга тиеш. Җаваплы кешеләр белән өстәмә инструктаж үткәрү, барын да кабат-кабат тикшерү, документларны килештерү, контрольне көчәйтү, күнегүләр үткәрү бер дә артык түгел.

Утырышта Иске Үтәмеш авыл җирлегендә террорчылыкны һәм экстремизмны, шул исәптән дин өлкәсендә, конфессияара һәм этник мөнәсәбәтләрдә, профилактикалау хакында мәгълүмат тыңланды, тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев