Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Электр үткәргечләре янында эшләгәндә сак булыгыз

Кыр эшләре башлану белән бәйле, "Челтәр компаниясе" АҖе филиалы - Бөгелмә электр челтәрләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, йөк транспорты йөртүчеләргә һава электр үткәргеч линияләренең саклана торган зоналарында эшләрне имин, куркынычсыз башкару кагыйдәләрен искәртә.

РФ Хөкүмәтенең 24.02.2009 елдагы 160 санлы карары нигезендә, электр челтәрләре янәшәсендә нинди дә булса эшләр башкару өчен рөхсәт алу мәҗбүри санала. Бу электр челтәрләренә зыян салуга юл куймау, иң мөһиме – әлеге эшләр белән мәшгуль кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау өчен шулай эшләнә.

Әгәр дә, кешеләр белән бәхетсезлек очраклары, янгыннар, электр белән тәэмин  итүдә өзеклек кагыйдәләрне бозу сәбәпле килеп чыга яки матди зыян була икән, гаеплеләр, зыян күләменә карап, административ һәм җинаять җавалылыгына тартыла.

Әгәр салынып торучы яки җирдә ятучы электр чыбыгына, җимерелгән, зыян булган электр баганасына тап буласыз икән, бу хакта, кичекмәстән, контакт үзәкнең бушлай бердәм 8-800-2000-878 телефоны аша яки һәр электр баганасында урнаштырылган сары табличкада язылган телефон номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Махсус белгечләр бригадасы килгәнче ниндидер эшләр башкару тыела. Онытмагыз: җирдә яткан өзек электр үткәргеченә тотыну  түгел, аңа 8 метр арадан да якын килү  тормыш өчен куркыныч. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Электр тогының  кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч икәнен исегездән чыгармагыз. Игътибарлы булыгыз! Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!

 “Челтәр компаниясе" АҖе филиалы - Бөгелмә электр челтәрләре.

Реклама хокукында   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев