19 июнь 2020 яңалыклары
-
Чирмешән районында берәүне ялган дипломы өчен хөкем иткәннәр
Чирмешән районының 1 нче санлы суд участогы җәмәгать судьясы эшкә урнашканда югары белем хакында ялган диплом файдаланган 32 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерде.
-
Чирмешән районында “җиделе” йөртүче аркасында авария булган
Бүген иртәнге тугызларда “Кармалка борылышы” янында ВАЗ-2110 - “унлы” җиңел машинасы юл кырыена төшеп китә. Аңа “Җиделе” машинасы йөртүчесе юл бирмәгән.
-
Чирмешән авылыннан 10 бала үстергән Мироновларга балалары сәяхәт оештырганнар
Ун бала үстергән Николай һәм Наталья Мироновлар, кайчандыр балалар тавышыннан гөрләп торган зур йортта бүген икәү генә гомер итәләр.
-
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 йоктыруның 36 яңа очрагы теркәлгән
Республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабының 19 июньгә биргән мәгълүматлары буенча, әлеге йогышлы чирне йоктыручыларның 15е хастаханәләргә салынган, 21 кеше өйләрендә дәвалана.
-
Үз мөлкәтеңне ничек якларга?
Сез үз йортыгыз белән яшисез һәм аның сакланышы өчен куркасызмы Йортыгыз белән берәр хәл булса, яңа йорт җиткерү финанс яктан кыенлыклар тудырыр дип борчыласызмы?
-
Чирмешәннең яшь фермерлары терлекчелек юнәлешендә грантлар отканнар
Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган грантлар бирү проектын сайлап алу конкурсында безнең районнан да өч крестьян-фермер хуҗалыгы җиңеп чыкты.
-
Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана
Термометр баганалары +25 градустан югарырак күтәрелмәячәк.