Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана
Термометр баганалары +25 градустан югарырак күтәрелмәячәк.
19 июньдә, Татарстанда коры һәм шактый җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Җил уртача тизлектә булачак, ул юнәлешен төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба алмаштырачак.
Республика буенча һава температурасы төнлә 5-10 градуска кадәр, көндез 20-25 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Татарстанда һава торышы атмосфера фронты узганнан соң түбәнәйде. 20 июньдә төбәктә янә яшенле һәм бозлы яңгырлар көтелә, ә термометр баганалары бу көнне +27 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, РФ Гидрометеорология үзәге аномаль салкыннар килү турында кисәткән иде.
Лилия Саттарова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев