16 август 2024 яңалыклары
-
Чирмешән районында “Автобус” операциясе бара
Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә автобусларга игътибарны көчәйтте. 8 августтан 17 августка кадәр “Автобус” операциясе бара.
-
Күтәмә авылында яшәүче Ирина Михляевага да бәхет елмайды
Күтәмә авылында яшәүче Ирина Михляева район газетасына язылучылар арасында призлар уйнату акциясендә быел беренче тапкыр катнашып, яктырткыч отты.
-
Чирмешәнлеләргә грипптан саклану өчен вакцинация ясатырга киңәш итәләр
Быел районда 10625 кешегә, ягъни халыкның 60 процентына гриппка каршы вакцинация ясарга ниятлиләр.
-
Мошенниклар Чирмешән районында яшәүче хатын-кызның ватсабын “ватканнар”
Районда яшәүче хатын-кыз билгесез затларның аның кесә телефонындагы “ватсап” мессенджерын “ватулары” һәм аның исеменнән бурычка акча бирүне сорап хәбәрләр җибәрүләре турында полиция бүлегенә хәбәр иткән. Бу эш буенча тикшерү бара.
-
Техник реабилитация чараларын сатып алырга мөмкинлек бирә торган электрон сертификат турында нәрсә белергә кирәк
Электрон сертификат – инвалидлыгы булган кешеләргә реабилитацияләүнең техник чараларын (ТСР) өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты ул.
-
Кармышта да, Әккәрәйдә дә юллар темасын кузгалттылар
Кармышта үткән җыенда халык җирлекнең яшь башлыгы Рамилә Гатинага, тырышып эшләгәне өчен, ихластан рәхмәт әйтте.
-
Чирмешәндә Нефтьчеләр көнен зурлап бәйрәм итәчәкләр
24 августта Чирмешәндә берничә бәйрәмне бергә билгеләп үтәргә җыеналар. Бу көнне “Сабантуй” стадионында Нефть һәм газ сәнәгате, Республика һәм Авыл көннәре уңаеннан зур бәйрәм оештырылачак.
-
Татарстанда үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган
Салмачы бистәсендә авариядә бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән
-
Татарстанда җылыта башлый, яңгырлар да кими
Бу атна ахырында Татарстанда һава торышы бераз җылыначак, ә киләсе атна башында күбесенчә коры һава көтелә. Якындагы көннәргә мондый фараз белән ТР Гидрометеорология үзәге уртаклашты.