14 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Сабыйларча сөенделәр
Туймәт авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре авыл җирлеге Советы белән берлектә, быел да, физик мөмкинлекләре чикле авылдашларына Кыш бабайлы, Кар кызлы Яңа ел бәйрәме оештырдылар.
-
Чирмешән ярминкәсендә балык алучылар күп булды
Узган атна ярминкәсендә дә балык сатучылар күп иде, аның килограммына уртача 250-800 сум сорадылар, кыйммәтлерәкләрен дә алып килгәннәр.
-
Әккәрәй мәктәбенең 7 нче сыйныф ата-аналар комитеты - зона этабы призеры
Чистайда узган “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабында Әккәрәй мәктәбе өченче урынга лаек булган.
-
Чирмешән районында исерек шоферларның өчесе дә кичен эләккән
Яңа елның беренче өч көнендә районның ЮХИДИ инспекторлары транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өч машина йөртүчене тоткарлаганнар. Алар өчесе дә кичке буйда тәртип бозган.
-
Ульяновкадагы автомәктәп бүлекчәсе Чирмешәнгә күченә
Әлмәт автомәктәбенең Ульяновкадагы бүлекчәсе шоферлыкка район үзәгендә укыта башлый.
-
Чирмешәнлеләр катнашкан “кистекле” хоккейда күршеләр остарак булды
Үзебездә ачык һавада боз мәйданчыгы булмаганлыктан, район мөхтәсибәте гыйнвар башындагы әлеге бәйгене күршеләребездә - Елховой авылында үткәрергә булган. Тик ярышта катнашкан хуҗалар гына үз бозларында якташларыбызга “ачык йөз” күрсәтмәде.
-
Чирмешәнлеләрне җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшен бәяләргә чакыралар
Сораштыру аноним, һәм аның нәтиҗәләре бары тик гомумиләштерелгән рәвештә кулланыла.