Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкадагы автомәктәп бүлекчәсе Чирмешәнгә күченә

Әлмәт автомәктәбенең Ульяновкадагы бүлекчәсе шоферлыкка район үзәгендә укыта башлый.

-Бу күптән кирәк иде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, бүлек кабинетларын ачу тантанасында. –Район авылларыннан Чирмешәнгә килеп йөрү күпкә ансатрак бит. Шуңа күрә, ДОСААФның Әлмәт автомәктәбеннән безгә мөрәҗәгать иткәч, бу мәсьәләдә бик тиз килешү, буш бина да таптык. Киләчәктә дә булышырга әзербез.

Автомәктәп директоры Илдар Гыйләҗетдинов әйтүенчә, киләчәктә бүлекчә эшчәнлеген киңәйтү күздә тотыла.

-Безнең төп бурыч – яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия, белгечлек бирү, Ватанны саклауга әзерләү,  - диде ул.

Автомәктәпнең Ульяновкадагы бүлекчәсе инде 15 ел чамасы район халкына хезмәт күрсәтә, шул чорда биредә ел саен уртача 200 кеше машина йөртүчелеккә укыган.

Элеккеге МСО бинасында әлегә ике кабинетны арендалаучы автомәктәп бүлекчәсендә теоретик белем бирү өчен бөтен шартлар бар. Киләчәктә, бүгенге чарада да тәкъдим ителгәнчә, практик дәресләр үткәрү, машина йөртү күнекмәләре алу өчен дә район үзәгендә урын табылмый калмас. Кем белә, бәлки, Әлмәткә барып йөдәгәнче, имтиханнарны да үзебездә генә тапшыру мөмкин булыр.

Якын көннәрдә бу бинага килүчеләр нык артыр, чөнки биредә “Замандаш” яшүсмерләр клубы да ачылачак, түгәрәкләр эшләячәк, төрле патриотик чаралар үткәреләчәк.

*Реклама хокукында

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев