12 март 2019 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр, йөрәгегезне саклагыз
Соңгы елларда йөрәк-кан тамырлары авырулары халыкны үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. 2018 елда районда 143 кеше йөрәк-кан тамырлары авыруыннан якты дөньядан киткән. Аларның 12 се - хезмәт яшендәгеләр, 5 кеше - миокард инфарктыннан, 13 се инсульттан үлгән.
-
Галимҗан Ибраһимовның унбишенче томында хатлар һәм документлар оригиналда биреләчәк
Унбишенче томга кертеләчәк әдипнең хатлары һәм документлары 2020 елда басылып чыгачак.
-
Түбән Кәминкә гармунчылары, баянчылары - сәхнә күрке
Интернет бөтен хәбәрләрне дә бик тиз китереп җиткерә. Үткән ел туган авылым Түбән Кәминкә киленнәренең сөлге җыюлары турында да шуннан белдем. Ә гармунчылары Иске Кадидан килен булып төшкән Зөлхыя Мортазина икәнен белгәч, шундый зур авылда гармунчы ир-егетләр калмадымы икән, дип тә уйлап куйдым. Бар икән әле авылда гармунчы егетләр, бары тик хатын-кызлар гына үзенчәлекле бәйрәм ясарга булганнар. Бу вакыйга мине яшьлек елларына алып кайтты.
-
Чирмешәнлеләргә - Мактау грамотасы
Хезмәтләрен хөрмәтләп
-
Чирмешән "йолдызлары" Болгарга җыена
13 – 14 мартта Болгарда узачак “Йолдызлык – Созвездие” республика фестиваленең зона турында безнең районнан да яшь талантлар, барлыгы 72 бала, катнашачак.
-
"ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә
2010 елдан бирле бәйгедә 1253 җиңүче билгеләнгән.