Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләргә - Мактау грамотасы

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” муниципаль унитар предприятиесе директоры Илнар Габдрәшит улы Жамалтдинов һәм баш хисапчы Елена Георгиевна Козлова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Нәтиҗәле хезмәтләре, югары җитештерү күрсәткечләре өчен һәм бәйрәм - Халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре  көне уңаеннан, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесендә эшләүчеләр : чистарту корылмалары операторы Владимир Иванович Артемьев, котельный слесаре Рәшит Галимҗан улы Дәүләтшин, электр монтеры Мөхәррәм Фахертдин улы Зөфәров, машина йөртүче Игорь Николаевич Плотников муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Күпьеллык  нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Заказчы хезмәте” муниципаль унитар предприятиесе сантехнигы Якуб Әхмәт улы Сафинга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев