Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Түбән Кәминкә гармунчылары, баянчылары - сәхнә күрке

Интернет бөтен хәбәрләрне дә бик тиз китереп җиткерә. Үткән ел туган авылым Түбән Кәминкә киленнәренең сөлге җыюлары турында да шуннан белдем. Ә гармунчылары Иске Кадидан килен булып төшкән Зөлхыя Мортазина икәнен белгәч, шундый зур авылда гармунчы ир-егетләр калмадымы икән, дип тә уйлап куйдым. Бар икән әле авылда гармунчы егетләр, бары тик хатын-кызлар гына үзенчәлекле бәйрәм ясарга булганнар. Бу вакыйга мине яшьлек елларына алып кайтты.

Безнең авылда һәр чорның үз гармунчысы, баянчысы бар иде һәм алар дистәләп. Хөҗҗәт абый Исламов, Галиәгъзам абый Хәсаншин, Камил абый Әгъзамов, Талип абый Гайнуллиннар гел мәҗлес түрендә булдылар, урам тутырып, гармунда уйнап, җырлап йөри иделәр. Аларны  урта буын гармунчылар  - Фатыйх абый Галәүтдинов, Йосыф абый Ибраһимовлар алмаштырды. Җәй көннәрендә, кичке эшләр тәмамлангач, аларның гармуннарын тотып капка төбенә чыгып утырганнары истән чыкмый.

Әмин абый Вәлиев һәм аның хатыны Мөхтәррәмә апа (ул йөзләгән сабыйга тормыш бүләк итүче кендек әбисе дә)  турында аерым язып үтәсем килә. Бер генә концерт, кичә дә алар катнашыннан башка үтми иде. Әмин абый үзе уйный, үзе җырлый, аңа моңлы тавышы белән Мөхтәррәмә апа кушыла.

Авылыбызның тагын бер гармунчысын искә алмый үтеп булмас.  Тумыштан сукыр  Халит абый Әгъләмов гармунда да, баянда да бик матур уйнады.

Мин алда язып үткән авылдашларымның инде күбесе якты дөньяда юк, бу язмам алар рухына дога булып барып ирешсен.

Безнең чордаш гармунчыларны да искә аласы килә.  Менә алар: Минталип Мөхлисов, Шәүкәт Әгъзамов, Нуриман Исламов.  Минталип белән Шәүкәтнең үзләре гармунда уйнап концертларда “Көзге әче җилләрдә” җырын үзләре үк башкарулары әле дә истә. Билгеле, ул вакытта  җырның мәгънәсен аңлап та бетермәгәннәрдер, ә халык аларны тын да алмыйча тыңлый иде.

Бүгенге көндә авылда яшәүче Әмир Гарифуллин, Нияз Гайнуллин, Фәнис Гайнуллиннар авыл халкын җыр-моңнары белән сөендереп торалар. Фазыйл Сабиров әле узган ел гына район  Сабан туенда  гармуны белән мәйданнан атлаган иде, кызганыч, бүген инде ул гүр иясе.

Классташым Сәгыйть  Кәлимуллин  гармунда да, баянда да бик оста уйный иде. Ул да фаҗигале төстә арабыздан бик иртә китте.

Талип абый Гайнуллинга алмаш - улы Ринат Яр Чаллыда яши, көйләр  иҗат итә, зур булмаган җырлар китабы да бастырган. Оста гармунчы, үзешчән композитор авылдашларына бүләк тә ясый, артистлар алып кайтып, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясыйлар, билгеле, үзе дә гармуны белән шунда.

Хәзерге вакытта район мәдәният йортында эшләүче Илһам Мортазин авыл мәктәбендә гармунчылар түгәрәге оештырып, яшь егетләрне музыка серләренә өйрәтеп калдырды. Илһам Задайханов, Разыйф Гыйрфанов, Алберт  Сәлманов,  Таһир Гыйрфанов, Рафаэль Гайнуллин, Илгизәр Мортазиннар, күбесе читтә яшәсәләр дә, авылга кайткач кулларына гармун алалар.

Егетләр, ташламагыз гармуныгызны. Гармунчының урыны гел түрдә, аларны хөрмәт итәләр. Уйнагыз, гармуннар, халкыбыз, авылыбыз моңын еракларга таратыгыз.

Зөһрә Галимова.

Туймәт авылы.

Таңсылу Шарапова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев