Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

“Аударыш” тамашачыларны үзенә җыйды

Үткән ел Сабан туенда “Аударыш” уены чирмешәнлеләр өчен яңа ярыш булса, быел инде анда катнашырга теләүчеләр дә, тамашачылар да күп җыелды.

Бу кызыклы милли уенда ир-атлар белән бергә хатын-кызлар да ат өстендә көрәште.

Лашман авылында туып үскән, бүгенге көндә Мәскәү янында яшәүче Роза Мөхетдинова Сабан туена хезмәттәшләре белән кайткан. Алар да “Аударш”та катнаштылар. Бу тамашаны тагын да җанландырып җибәрде.

Уенда дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз көрәште. Әлеге спорт төрендә Түбән Кәминкә авылыннан Илнар Низамов җиңүче. Ул 20000 сумлык сертификатка ия. Икенче урынга чыккан чирмешәнле Альберт Вафинга - 15000, Руслан Хәлиуллинга 10000 сумлык сертификат тапшырдылар. Башка катнашучылар да бүләксез калмады.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев